tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәкләрдән килгән татар журналистлары Милли музейда «Сөембикә бакчасы»нда булды
Төбәкләрдән килгән татар журналистлары Милли музейда «Сөембикә бакчасы»нда булды

Төбәкләрдән килгән татар журналистлары Милли музейда «Сөембикә бакчасы»нда булды

Төбәкләрдә эшли торган татар телендәге массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен бүген Казанда Милли музейга экскурсия оештырылды. Алар «Сөембикә бакчасы» декорациясен карады, Сөембикә ханбикә һәм шагыйрь Мөхәммәдъяр персонажлары белән фотога төште.

«Казан ханлыгы чорында Урта Кабан күле тирәсендә Сөембикә бакчасы булган. Аны „Казан ханнары резиденциясе“ дип әйтсәң дә була. Бүген музеебызда шул резиденциянең бер бүлмәсен күрсәтәбез», — дип сөйләде Татарстан Милли музее экскурсоводы Анастасия Мокрополова.

Төбәкләрдә эшләүче татар журналистлары өчен шагыйрь Мөхәммәдъяр образындагы персонаж шигырь дә укып күрсәтте.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*