tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тольяттидагы Сабан туе шәһәр туган көне белән бергә бәйрәм ителде
Тольяттидагы Сабан туе шәһәр туган көне белән бергә бәйрәм ителде

Тольяттидагы Сабан туе шәһәр туган көне белән бергә бәйрәм ителде

5 июньдә, Тольятти шәһәре үзенең 279нчы туган көнен билгеләп үтте. Шәһәрнең бөтен районнарында, уннарча мәйданчыкларда, бәйрәмгә багышланган чаралар булып узды. Шуларның иң зурысы — Автозавод районының Идел буе паркындагы Сабан туе мәйданы булгандыр, мөгаен. Быел 29нчы тапкыр уздырылучы бу милли бәйрәмгә өлкә губернаторы Николай Меркушкин да килде.

Бу юлы Идел буе паркында 30 меңләп кеше җыелган иде. Бәйрәмне, гадәттәгечә, ат чабышлары ачып җибәрде. Иң башта кечкенә атларга — пониларга атланган кызлар кир­тәләр аша сикерделәр, аннан үзара ярыштылар. Бу тамашаны халык зур кызыксыну белән карады.

Шулай да барсы да ат чабышларын көтә иде. Ниһаять, судья Рифкать Низамов беренче чабышучыларны стартка ча­кыр­ды. Ярышлар ике заезд­да үткәрел­де. Аларның һәр­кайсында өчәр чабышкы кат­нашты, шуларның беренче — икенче урыннарны алучылары фи­налга чыкты. Быел стартка бе­ренче мәртәбә Тольятти по­ли­циясе җайдаклары да чыккан иде.

Финалда “Эскадрон” клу­бы­ның Посланник кушымталы аты белән Анна Гречина һәм Гидратта Анна Дерий, полиция аты Гуслярда кече сержант Евгения Семина һәм Маякта капитан Валентина Чернова чаптылар.

Шулар арасыннан беренче урынны — Анна Дерий, ә икенче урынны Анна Гречина яулады. Ә полиция хезмәткәрләре Евгения Семинага һәм Валентина Черновага бары өчен­че — дүртенче урыннар белән генә канәгатьләнергә туры килде. Призлы урыннарны алу­чыларның барысына да дип­ломнар һәм акчалата бүләк­ләр тапшырылды.

Ат чабышларына йомгак ясап, бу ярышта елның — елында үзебезнең татар кызларының һәм егетләренең булмавын билгеләп үтәргә кирәктер. Киләчәктә аларны да бу ярышка тартасы иде. Ат — гомер-гомергә татарның канында булган бит, моны ничек тә кире кайтарырга кирәк.

Көндезге сәгать берләрдә мәйданга өлкә губернаторы Николай Меркушкин, Тольятти шәһәре башлыгы Сергей Андреев, җирле татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасиров, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тольятти мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәров, Татарстан Республикасының Балык бистәсе районы җитәкчесе Илһам Вәлиев һәм башка мөхтәрәм кунаклар килеп керде. Аларны татар милли ризык­лары – чәкчәк һәм бавырсак белән милли киемнәргә киенгән татар кызлары һәм егетләре каршылады. “Идел” татар милли ансамбле коллективының чыгышыннан соң кунаклар бәйрәм сәхнәсенә күтәрелделәр. Беренче сүз өлкә губернаторы Николай Меркушкинга бирелде.

– Без бүген бик тә мөһим чарада катнашабыз, —диде өлкә башлыгы. — Сабан туе — ул тынычлык, дуслык, яхшылык һәм хезмәтне ярату кебек традицияләрне үз эченә алган зур бәйрәм. Аның хәзерге вакытта да дәвам итүе, яшь буын өчен мөһим булуы бик тә яхшы гамәл. Сабан туе татарлар күмәкләшеп яшәгән бөтен шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда да үткәрелә. Бу татарлар бәйрәме генә түгел, халыклар дуслыгы бәйрәме дә. Безнең өлкәбездә милләтара низагларның булганы юк һәм төрле милләт халыклары дуслыкта һәм татулыкта бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп яшиләр.

Николай Меркушкин якын киләчәктә Тольяттиның яхшы якка үзгәрүенә ышаныч белдерде. Шәһәргә инвесторлар киләчәк һәм алар яңа предприятиеләр оештырачак, эш урыннары булдырачак.

Өлкә губернаторы тиздән Тольяттиның гына түгел, бөтен Россиянең дә зур бәйрәме якынлашып килүе турында әйтте. Без ВАЗ автомобильләре чыгарыла башлавының 50 еллык юбилеен бөтен ил белән бәйрәм итәчәкбез.

Тольяттилыларны шәһәр көне, Сабан туе һәм җирле татар милли-мәдәни автоно­миясенең 15 еллыгы белән тәбрикләп, Николай Меркушкин аның әгъзаларына рәхмәт әйтте, коллективка кыйммәтле зур телевизор сатып алу өчен сертификат бүләк итте.

– Хәзер бергә җыелганда Казанның “Яңа гасыр” татар телеканалын карый алачаксыз, — дип елмайды ул.

Губернатор өлкәбездә татар мәдәниятен һәм милли традицияләрне үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш керткән өчен Тольятти милли-мәдәни автономиясе әгъзалары Зөл­фия Галихановага, Алия Мусинага һәм Тольятти Җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәровка Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмгә җыелучыларны шулай ук Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Тольятти шәһәр округы башлыгы Сергей Андреев, Тольятти Җәмигъ мәчете имам мөхтәсибе Ислам хәзрәт Гомәров, Татарстан Республикасының Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев сәламләделәр. Соңгысы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын да җиткерде. Ә Николай Меркушкин: “Котлауны рус телендә укып тору кирәкми, болай да барсы да аңлашыла. Мин Рөстәм Миңнехановның (ә без аның белән инде күп еллар бергә эшлибез) бары яхшы сүзләр генә әйтүен беләм”, — дип белдерде.

Сабан туе әләме күтә­релгәннән соң, өлкә губернаторы мәйдан буйлап үтте, көрәшчеләрнең чыгышын карады, бәйрәмне оештыручылар һәм спортчылар белән аерым күреште, Казанда үткән Универсиаданың көрәш буенча чемпионы, Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре пәһлеваны Сергей Павлик белән сөй­ләшкәндә аңа уңышлар теләде.

Николай Меркушкин Сабан туе мәйданыннан чыгып киткәндә чиләкләп яңгыр коя башлады. Моны бәйрәмгә җыелучылар яхшыга юрадылар. Яңгыр явуга карамастан, бәйрәм дәвам итте.

Зур сәхнәдән тамашачылар Тольяттиның үзешчән җыр­чылары һәм биючеләре, Та­тарстанның Балык бистәсе районының сәнгать осталары кат­нашында концерт карадылар. Төрле мәйданчыкларда бала­лар һәм олылар өчен төрле спорт ярышлары, милли уеннар оештырылган иде. Бигрәк тә колга башына үрмәләп менү, чүл­мәк вату, капчык киеп йөгерү ке­бек милли уеннар кызыклы бул­ды.

Санкт-Петербургтан килгән үзбәк милләтеннән булган Рушан Камилов җитәкче­легендәге спортчы­ларның 15 метр югарылыктагы канат буйлап йөрүләрен, төрле трюклар күрсәтүләрен халык сокланып карады. Бигрәк тә өч яшьлек Сәйфуллоның канатта чыгыш ясавын тамашачы көчле алкышларга күмде.

Килеп-килеп яуган яңгыр көрәшчеләргә кыенлыклар тудырса да, ул туктап торган араларда көрәшне келәмдә түгел, ә үлән өстендә дәвам иттеләр. Көрәштә катнашырга теләк белдергән 80ләп көрәшче арасыннан җиңүчеләр билгеле була торды. 60 килограммлы үлчәүдә тольяттилы Илдар Нуриманов өстен чыкты. Ә 70 килограммлы көрәшчеләрдән беренчелекне Димитровград кунагы Тимур Хикмәтуллин алды. 80 килограммлылар арасында җиңүне Татарстаннан Роман Гыйбадуллин яуласа, көмеш медальгә Самараның танылган көрәшчесе, кайчандыр “Яктылык” татар мәктәбендә укыган Җәмил Шәмшетдинов ия булды. 90 һәм 100 килограммдагы үлчәүләрдә пьедесталның иң югары баскычына тольяттилылар Шахриад Әскәров һәм Олег Клинов күтәрелделәр. Ә 100 килограммнан артык үлчәүдә Димитровград пәһлеваны Сергей Павлик җиңеп чыкты. Дөрес, аны, артык авыр булуы сәбәпле, абсолют батыр исемен алу өчен көрәшкә кертмәделәр, анда 70 килограммнан 100 килограммга кадәр авырлыктагы җиңүчеләр генә көч сынаштылар.

Ниһаять, абсолют батырның исеме билгеле булды — Олег Клинов. Бүләккә аңа кыйммәтле телевизор һәм Сабан туеның төп призы — сарык бәрәне тапшырылды.

Тольяттида быелгы Сабан туе да шулай шаулап — гөрләп үтеп китте, дигән сүзләр белән язмаманы тәмамласам да булыр иде. Тик берничә тәнкыйть сүзе әйтмичә булмас, ахыры. Үткән елгы Сабан туе турында язганда без ат чабышларында да, көрәш мәйданында да, башка ярышларда да ком­ментаторларның бары тик русча гына сөйләүләре турында әйткән идек. Шулай ук мәйданчыкларның берсендә чын “пәри туе” — безнең татарга хас булмаган “Буяулар фестивале” үткәрелүен тәнкыйтьләгән идек. Тик безнең фикергә оештыручылар колак салмаганнар, быел да татар Сабан туенда шундый ук “пәри туе” гөрләде.

Бәйрәм дәвамында без быел да “Бердәмлек” өлкә татар газетасына язылу үткәреп карадык. Тик тагын барып чыкмады. Үткән елда Сабан туенда бары ике кеше язылган булса, быел бу ике тапкырга кимрәк. Димәк, безнең газетабыз тиздән Тольяттида бөтенләй укылмаячак. Әле дә 40 мең татар яшәгән шәһәрдә “Бердәмлек”не барлыгы 50ләп укучы гына өенә яздырып ала. Болай булса, Тольятти татарлары бөтенләй телсез халыкка — манкорт милләтенә әйләнеп бетмәсме икән?

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, «Бердәмлек» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*