tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашучылар арткан
Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашучылар арткан

Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашучылар арткан

Төмән өлкәсендә Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабында катнашучылар саны арткан. Бу турыда «Яңа сулыш» тележурналына өлкә олимпиадалары кураторы Хәнисә Алишина хәбәр итте.

«Татар теле белән кызыксынучы укучылар саны ел саен арта, үткән елны 45 укучы катнашса, быел аларның саны 57 җитте», — ди өлкә олимпиадалары кураторы Хәнисә Алишина.

Беренче булып татар-этник компоненты булган мәктәпләр татар теле һәм әдәбияты буенча көч сынашкан.

Укучылар олимпиада биремен эшләгән вакытта, аларны әзерләгән укытучылар татар теле укытучыларының белем дәрәҗәсен үстерүгә багышланган мастер-классларда һәм семинарларда катнаша. Семинарда күренекле укытучылар тәҗрибәләре белән уртаклаша. Мондый практика Хәнисә Алишина тарафыннан өч ел элек тәкъдим ителгән.

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар Төмән өлкәсендә 26 тапкыр уза. Төбәк туры җиңүчеләренә Төмән өлкәсе губернаторы тарафыннан акчалата бүләк каралган, алар Казанда узачак регионара турда мәктәпләренең данын яклаячак.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*