tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез татар эзләре буенча сәяхәт итә
Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез  татар эзләре буенча сәяхәт итә

Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез татар эзләре буенча сәяхәт итә

Төмән өлкәсенең Ялутор, Түбән Тәүдә, Яркәү, Тобол районнарында, Тубыл һәм Төмән шәһәрләрендә яшәүче милләттәләшребезгә “Яшь буын” татар яшьләре оешмасы “Төмән-Уфа-Алабуга-Болгар-Кырлай-Казан-Төмән” маршруты буенча кызыклы сәяхәт оештырды.

Бүген аларны Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров кабул итте. Кунаклар исә БТК БКның эшчәнлеге белән якыннан танышып, үзләренең фикерләре белән дә уртаклаштылар. Очрашуда шулай ук БТК БКның мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе, “Халкым минем” газетасының баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи дә катнашты. Ул исә конгрессның мәгълүмат чыганаклары турында тулырак сөйләп китте.

Сәяхәтне оештыручы, “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгына рәхмәтен белдерде.

“Төмән өлкәсененең  татарлар күпләп яшәгән авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытылып килә, – дип сүз тотты Фәрит Корманов. – Әмма китаплар җитешмәү мәсьәләсе һәрвакыт өстенлек алып торды. Быел без өлкә мәктәпләре арасында сораштыру уздырып, кайда нинди китаплар кирәклеген өйрәнеп БТК БК һәм ТР мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән итек. Күптән түгел шатлыклы хәбәр килеп иреште. Безнең мөрәҗәгать уңай хәл ителгән һәм якынча август аенда 1300 данә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бүленеп биреләчәк. Безнең максат – әлеге китапларны сораштыруда катнашып үзләренең гаризаларын калдырган мәктәпләргә җиткерү. Гомумән без Бөтендөнья татар конгрессының ярдәмен тоеп яшибез һәм үзебезнең чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*