tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән татарлары «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеена флешмоб игълан итте
Төмән татарлары «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеена флешмоб игълан итте

Төмән татарлары «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеена флешмоб игълан итте

Коронавирус чире таралу куркынычы дәвам итү сәбәпле, Төмән өлкәсендә чыга торган «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеен бергәләшеп бәйрәм итү мөмкин түгел. «Яңарыш»ны бәйрәме белән котларга теләүчеләр өчен онлайн флешмоб игълан ителә. Бу турыда «Яңарыш» сайы хәбәр итте.

«Сезнең тәбрикләүләрне көтеп калабыз. Аларны төрле рәвештә: аудио формада яздырып, видеога төшереп, язмача да җибәрергә була. Тәбрикләүләрегез интернет челтәрләрендәге төркемнәребездә һәм сайтыбызда урын алачак. Бергәләшеп юбилеебызны каршы алыйк, дуслар», диелә бу хәбәрдә.

Котлаулар сентябрь ае буена [email protected] электрон адресында, төркемнәрдә, сайтта кабул ителәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*