enrutat
Баш бит / Төмән якларын яулап
Төмән якларын яулап

Төмән якларын яулап

Татар мәдәният үзәге — туган ягыбызның йөзек кашы дисәк, ялгышмабыз. Чөнки әлеге сәнгать бакчасының түрендә Бөгелмә театр сәнгатенең, татар халкының горурлыгы булган Бөгелмә халык театры эшләп килә. Ул киләчәктә милләтебезгә зур таяныч булырдай, туган телебезне үстерү, ата-бабаларыбыздан калган милли рухны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу максатларын үз алдына куеп, 2001 елдан бирле халкыбызга тугры хезмәт итә.

2007 елда театр коллективы “Идел-йорт” фестивалендә катнашып, рәсми рәвештә, яңгырап торган, мактаулы “Халык театры” исемен яулады. Ә 2018 елда Бөгелмәнең халык театры Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” спектакле белән “Гран-при” яулап, Галиәсгар Камал театрында үз спектакльләрен Казан тамашачысына күрсәтү мөмкинлегенә һәм Мәдәният министрлыгының бүләгенә — 1 миллион сумлык сертификатка ия булды.

Шуннан соң безнең халык театрына Бөтендөнья Татар Конгрессы Төмән өлкәсенең татар авылларына гастроль турларын оештырды.

Шул рәвешле, 2019 елның 14-21 май көннәрендә Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Төмән өлкәсендә булып кайтты. Халык театры анда 5 көн эчендә 20 спектакль күрсәтеп, ике мең ярым тамашачыга милли-мәдәни хезмәт күрсәтте.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, халык театрының баш режиссеры Флюра Шәрипова сүзләренә караганда, театрның “Гөргери кияүләре” һәм “Гаиләм – бәхет бишеге” спектакльләрен Төмән татарлары зур дулкынлану һәм көчле алкышлар белән каршы алган. Аларның эшенә Төмән телевидениесе һәм матбугат чаралары чыганаклары югары бәя биргән.

— Төмән татарларының теле безнекеннән бераз аерылып торса да, без бер-беребезне яхшы аңладык. Безне шаккатырганы шул булды: бүгенге көнгәчә Төмән өлкәсендә бер генә театр да аяк басмаган, өлкәннәр дә, балалар да безнең чыгышларыбызны чит илдән килгән инопланетяннарны караган кебек карадылар. Чыгышыбыз алдыннан “Татарстан сәламнәрен” әйтеп, милләттәшләребезнең җылы сүзләрен ирештердек. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда театрның урыны гаять зур бит. Спектакльләребезне карарга дип, дин әһелләре дә, яшьләр дә, бала-чагалар да килде. Төмән ягында өлкәннәргә хөрмәт белән карау кечкенәдән үк балаларның канына сеңдерелә күрәмсең. Тамаша залына кереп, яшьләрнең телефоннарына карап утырганын күргәч, “Безне караучы булыр микән?” — дигән сорау да туган иде. Юкка борчылганбыз. Спектакль башлану белән бала-чага телефоннарын алып куйды, алар өлкәннәр кул чапса — кул чапты, алар көлсә — көлде, өлкән буынны уздырып җибәрмичә, тыйнак булдылар. Халык үзебезне якын итте, рәхмәтләрен укый-укый, авыл читенә кадәр автобус артыннан озатып бардылар. Төмән ягы безнең йөрәкләрдә онытылмаслык тәэсирлэр калдырды, — ди гастрольләрдән алган кичерешләре белән уртаклашып Флюра Шәрипова.

Шул рәвешле, бу казанышлары өчен Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова “Мәдәнияттәге уңышлар өчен” билгесе һәм Бөтендөнья Татар Конгрессының “Милләткә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.

Бу билгеләр, коллективның иҗади уңышлары Бөгелмә халык театрының дәүләт театры исеменә лаеклы икәнен дәлилли.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА
Фотолар татар халык театры архивыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*