tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә дини укулар һәм Тукай бәйрәме
Төмәндә дини укулар һәм Тукай бәйрәме

Төмәндә дини укулар һәм Тукай бәйрәме

Өлкә мөселман диния нәзарәтендә исламны тарату эшендә зур көч куялар. Дин әһелләре өчен елына дүртәр тапкыр семинарлар оештырып тору белән бергә, аларның ике дистәгә якын якшәмбе мәктәпләре дә гарәп телен өйрәтүне, дини белемнәрне арттыруны дәвам итә. “Әл-хакк” сайтындагы үткән елга исәп-хисап ясалган язмада: “Алдагы еллардагы кебек үк, быел да Төмән өлкәсе хөкүмәте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты төбәк мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Узган елда Төмән өлкәсендә эшләп килүче мәчет каршындагы якшәмбе мәктәпләренең эш планын һәм уку планын оештыруда мөһим үзгәрешләр булды.

Шулай итеп, Ислам фәннәрен укытуның гамәлдәге тәҗрибәсенә таянып, программада акцизларны үзгәртергә, Коръәнне һәм таҗвидны өйрәнүгә басым ясарга, фикх кебек фәнгә, шулай ук вәгазьчеләр, галимнәр, ислам дөньясының күренекле вәкилләре тормышы мисалында әхлакый тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирергә карар кылынды. 2019 елда якшәмбе мәктәпләрендә укыту программасына да игътибар булачак.

2018 ел – безнең имамнар эшчәнлегенең нәтиҗәләрен тулысынча күзәтеп барган ел, халыкның дини белемен күтәрү рәвешендә генә түгел, ә милләттәшләребезнең дин белән кызыксынуы кискен арткан ел, илнең әйдәп баручы Ислам вузларында укучы абитуриентларыбыз рәвешендә дә. Моннан тыш, рухи идарә үз хезмәткәрләрен бакалавриатка, магистратурага һәм Төмән дәүләт университеты һәм Урал дәүләт университеты аспирантурасына укырга җибәрә”.

Динар хәзрәт Нәфыйков җитәкләгән курсларга быел редакциябездән Наилә апа Сафиуллина белән мин дә йөри башладым. Гарәп хәрефләрен өйрәнү бер дә авыр булмады, тик телнең нечкәлекләренә төшенеп, дөрес укырга омтылу – шактый хезмәт сорый. Бездән ике ел элек шундый ук курсларда белем алучы якташларыбыз Коръән сүрәләрен уку гына түгел, яттан өйрәнеп тә куйганнар инде. Бу белемнәре белән алар 26 апрель көнне Төмән татар мәдәният үзәгендә үткән курсларны тәмамлау кичәсендә таныштырдылар. Аларның белемнәрен сынарга килгән Төмән мөселман диния нәзарәте рәисе урынбасары, Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов та килгән иде. Ул укытылу программасының дөрес булуын, сүрәләрнең әйтелеше белән канәгатьлеген белдерде.

Киләсе елларга да укуларның нәтиҗәле баруын теләде. Ураза турында аңлатып китте. Күп сорауларга җавап бирде.

Аннары ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев һәм Сәлимә Ахиярова бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган өлешне башлап җибәрделәр. Курсларга йөрүчеләр аның тормыш юлы, иҗаты, Кырлайдагы музее турындагы истәлекләр белән таныштылар. Искәндәр хәзрәт бала чакта яратып өйрәнгән “Пар ат”ын, аның кызы Әминә, тагын да Динар хәзрәтнең малае Минтимер, Мөдәррис Юлдашевның оныгы Әмир сәнгатьле итеп балалар өчен, теләүчеләр рәхәтләнеп яраткан шигырьләрен сөйләделәр.

Бәйрәм татар халык ашлары белән тәмле чәй өстәле артында тәмамланды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*