tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә «Минем беренче шамаилем» конкурсына йомгак ясалды
Төмәндә «Минем беренче шамаилем» конкурсына йомгак ясалды

Төмәндә «Минем беренче шамаилем» конкурсына йомгак ясалды

Өлкә мөселман диния нәзарәтендә Төмән шәһәре балалары арасында үткән «Минем беренче шамаилем» конкурсына йомгак ясалды. Конкурска Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне темасына багышланган рәсем, аппликация, чигү, агачта яндырып ясау, урал бизәкләре төшерү ысуллары белән 25 шамаил кабул ителгән иде.

Чара барышында Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков чыгыш ясады, ул балаларга кешеләр арасында үзара хөрмәт итүнең әһәмияте һәм дөрес яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге турында кызыклы лекция укыды. Мөфтинең киңәшләрен шулай ук яшь катнашучыларның әти-әниләре дә бик теләп тыңлады.

Шуннан соң бүләкләү тантанасы булды. Өч номинациядә җиңүчеләр һәм конкурста катнашкан барлык балалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*