tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә шыгрым тулы залда Ураза бәйрәме
Төмәндә шыгрым тулы залда Ураза бәйрәме

Төмәндә шыгрым тулы залда Ураза бәйрәме

9 июнь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә мөселманча киенгән ир һәм хатын-кызлар агылды. Үзәкнең икенче катындагы зал шыгрым тулды. Әле барлык кеше дә милли ашлар куелган өстәлләр артына сыймады да. Алар икенче төркем булып керделәр. Бу көнне монда өлкә мөселман дини идарәсе Ураза бәйрәмен уздырды. Гадәттәгечә, алдагы өстәлләрдә ирләр урын алган иде, алар арасында башка диндәге кунаклар да шактый булды.

Үзәк хезмәткәре Зөлфинә Миннебаева сәхнәгә Төмән өлкәсе мөфтиенең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча киңәшчесе Динар Нәфыйковны чакырды, хәзрәт дога белән фатихасын юллады.

Өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков мөселман кардәшләрне зур әһәмияткә ия айның тәмамлануы белән котлады. “Татарларны берләштереп, саклап торырга ярдәм итә ул ислам, – дип сөйләде. – Ислам белән татарны аерым карарга ярамый. Милли гореф-гадәтләребез, дини йолаларыбыз бергә үрелеп үскәннәр. Яшьләребез дә әти-әнидән күреп, белеп тәрбия алалар. Мөселман кешегә олыларны хөрмәтләү, мохтаҗларга ярдәм итү кирәк булса, татарда да шулай бергә алып барыла. Якшәмбе мәктәпләрендә татар телен өйрәнүгә дә басым ясыйлар. Халкыбызның нигезе – тел, аны саклап кала алсак, динебез дә алга китә. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес Шиһабетдин Мәрҗәни, дингә бөтенләй кагылмаган 3 нәрсәне онытмасак, динебез дә онытылмас, дигән. Алар – гореф-гадәт, милли кием һәм тел. Аллаһы Тәгалә теләмәсә, телебез бетмәс. Менә ничә еллар динне бетерергә тырыштылар. Барыбер ул сакланып калды. Хәзер хакимият вәкилләре белән бергәләп үзәктә ураза бәйрәмен үткәрәбез, авылларда якшәмбе мәктәпләре эшли, мәчетләр салына, имамнарыбыз елына 4 тапкыр дини укуларда белемнәрен арттыралар һ.б. Дөньяви җитәкчеләребез безгә ярдәм итәләр”.

Рамазан аенда начар гадәтләрдән арынып, сыналып, изге, саф күңел белән ураза тоту мөмкинлеге биргән Аллаһы Тәгаләгә хөрмәтен, рәхмәтен белдерде. Аннары өлкә губернаторы, милли-мәдәни автономияләр, башка дин вәкилләре исеменнән тәбрикләүләр ишетелде.

Тагын да шунысы игътибарга лаек, әлеге чараларда иң тырышлар икеләтә шатлык кичерәләр: аларга төрле бүләкләр бирелә. Бу көнне дә Төмән районының Боровский поселогында яшәүче, күп еллар ислам динен таратуда зур көч куючы Шамил Әминовка Россиянең мөфтиләр советының “Хезмәтләре өчен” медале тапшырылды. Ислам тәртипләрен җыр, шигырьләр аша җиткерүче күп ансамбльләр җитәкчесе Илнара Рамазанова дини идарәнең, өлкә дини идарәсенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Димерхан Моратов Төмән шәһәре думасы депутаты М.Тулебаевның Рәхмәт хатын кабул итеп алдылар.

Бәйрәмдә Ямбайның “Малчын”, Талымханның “Энҗе” ансамбльләре (җитәкчеләре И.Рамазанова), Наилә Габдуллина мөнәҗәтләре яратып кабул ителде. Ә инде Төмәндәге “Аманат” дини оешмасының якшәмбе мәктәбенә йөри торган “Ихлас” төркеме (җитәкчеләре Фәридә Мәзитова) балалары мөнәҗәтләр генә түгел, үзләре өйрәнгән Коръән сүрәләрен, шигырьләр дә сөйләделәр.

Тәкъбирдән соң, мул өстәлләргә гает ашлары таратылды. Оештыручыларга рәхмәт хисләре юлланды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*