tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклау бәйрәме апрель азагына күчерелгән
Төмәндә Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклау бәйрәме апрель азагына күчерелгән

Төмәндә Татар мәдәнияте көннәрен йомгаклау бәйрәме апрель азагына күчерелгән

Төмән өлкәсендә февраль һәм март айларында үткәрелгән «Татар мәдәнияте көннәре-2020» милли мәдәният һәм сәнгать бәйрәменең ябылу тантанасы апрельгә кадәр кичектерелгән. Татар мәдәнияте көннәре Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла.

Татар мәдәнияте кысаларында, Төмәндә XXIX «Таң йолдызы» төрки телле халыкларның балалар иҗаты өлкә бәйгесе, X «Халык сәнгате» үзешчән сәнгать иҗаты өлкә бәйгесе уздырылды. Шулай ук «Татар ашлары» өлкә бәйгесе игълан ителде.

Әлеге бәйгеләргә нәтиҗә ясау һәм йомгаклау гала-концерты 29 мартка билгеләнгән иде. Россиядә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен бу чаралар якынча 29 апрельгә күчерелгәнлеге хәбәр ителде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*