tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Томская Писаница» музей тыюлыгында Сабан туе узачак
«Томская Писаница» музей тыюлыгында Сабан туе узачак

«Томская Писаница» музей тыюлыгында Сабан туе узачак

27 июньдә «Томская Писаница» музей тыюлыгында халык Сабан туена җыелачак.

Аны татар һәм башкорт мәдәният үзәкләре, милли иҗтимагый оешмалар активистлары оештыра. Кузбассның төрле почмагыннан киләчәк делегацияләр концерт чыгышларын әзерләгәннәр инде. Сабан туе программасы кысаларында “Кунак каршы алу” бәйгесе дә үтәчәк. Делегацияләр үзара кунакчыллыкта ярышачак, алар халык аш-суларын, милли кием-салым, йорт җиһазларын, кунакларны сәламләү йолаларын күрсәтәчәкләр.

Әләбәттә, Сабан туенда традицион ярытшлар да уздыралалачак. Бәйрәмнең төп өлеше – көрәштә җиңгән батырга тәкә дә әзерләнеп куелган.

Шулай ук Сабан туе кысаларында инде дүртенче мәртәбә “Татар кызы” матурлык һәм сәләт конкурсы да оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*