tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томскта “Татар кызы-2020” өлкә бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Томскта “Татар кызы-2020” өлкә бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Томскта “Татар кызы-2020” өлкә бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Томскның Татар мәдәнияте үзәге Томск татар милли-мәдәни мохтарияте белән берлектә «Татар кызы» бәйгесен үткәрде. Билгеле сәбәпләр аркасында конкурс дистанцион режимда узды.

Конкурсның өч финалчысы, өйдә конкурс биремнәрен үтәп, үзара ярышты. Алар жюри әгъзалары һәм социаль челтәрләр кулланучылары аларны юлланган видеоязмаларга карап бәяләгән

Конкурска йомгак ясаганда социаль челтәр кулланучыларының фикере игътибарга алынган. Интернет-тавыш бирүдә 600дән артык кеше катнашкан.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Ляна Хәмзина «Иң сөйкемле кыз» номинациясендә җиңүче дип танылды, Илзия Нигъмәтуллина«Иң нәфис кыз» номинациясендә җиңде, ә конкурсның төп җиңүчесе Алсу Идрисова булды, ул шулай ук Тамашачылар симпатиясе призын да алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*