enrutat
Баш бит / Төп бурыч – мирасны кайтару
Төп бурыч – мирасны кайтару

Төп бурыч – мирасны кайтару

Бөтендөнья татар конгрессында матур йола яшәп килә: Татарстаннан читтә яшәүче  милләттәшләребезнең басылып  чыккан китапларының һәрберсе Казанда киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә бара.

Кичә тарихчы-галимнәр, журналистлар Бөтендөнья татар конгрессының утырышлар залына Санкт-Петербургта гомер итүче милләттәшебез  Рәхим Теләшевның “Татары на берегах Невы” китабының презентациясенә җыелды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  ачып  җибәрде.

Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борханов:

-Төбәкчеләрнең эшчәнлегендә беренче юнәлеш ул кырда материал туплау булса (кабер ташлары, архитектура), икенче юнәлеш – архивларда, музейларда эшләү, шуннан соң инде эзләнүләрнең нәтиҗәсен китапларга туплау,  конференцияләр үткәрү, халыкка җиткерү тора,- дип бу эшнең мөһимлегенә тукталды. Рәхим Теләшев исә бу өлкәдә нәтиҗәле хезмәт куючыларның берсе.  Аның моңа кадәр дә «От индейцев и гуннов до Золотой Орды», «Золотая Орда: полемические заметки», «Татарская община Санкт-Петербурга. К 300-летию города», «Татары и русские», «Татары в Великой Отечественной войне и блокаде Ленинграда» кебек китаплары басылып чыккан булган. Соңгысын исә ул Санкт-Петербургның 300; Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап чыгарган.

Әлеге китап татар химаячылары Шамил Алюшев, Кыям Курмакаев, Рөстәм Сираҗетдинов, Ринат Мәһдиев, Камил Хәйруллин, Альберт Суфияровларның матди ярдәме белән нәшер ителгән, шуның өчен дә автор аны күмәк хезмәт дип атый.

Моннан 300 ел элек Санкт-Петербургның беренче төзүчеләр арасында безнекеләр булган дип тагын кайсы милләт мактана ала икән? Автор исә хәтта гади төзүчеләр арасындагы татарларның исемнәренә хәтле мәгълүм булуын  тарихи чыганакларга нигезләнеп китергән. Милләттәшләрнең башка тармакларда да әйдәп баруына мисаллар шактый.  Ерак китәсе юк, Россиядә татар телендә нәшер ителгән газета да Петербургата дөнья күргән.

“Китапта Петербургта яшәгән татарларының тарихы, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый оешмалары хакында  шактый бай материал тупланган. Кайчакта безнең профессионал тарихчылар да мондый күләмле китапны чыгара алмыйлар,”- диде Альберт Борханов авторның эшен югары бәяләп.  Шул ук вакытта  татар зыялысының нинди генә чорда яшәвенә карамастан, һәрвакыт үзе яшәгән  төбәк тарихы белән кызыксынуын ассызыклады. “Кешенең паспорты булган кебек татар халкының һәр авылының, һәр шәһәренең, һәр бистәсенең үз китабы булырга тиеш!- дип билгеләп узды ул. Алай гына да түгел, әлеге  хезмәтне татар халкы тарихы нигезендәге бер зур кирпеч, — буларак бәяләп авторга, меценатларга рәхмәтләрен җиткерде. Очрашу барышында күп кенә тәкъдимнәр дә яңгырады.

Расиха ФАИЗОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*