tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Төркиләр алтыны – 2019» Бөтенроссия төрки яшьләр форумы июльдә Чабаксарда була
«Төркиләр алтыны – 2019» Бөтенроссия төрки яшьләр форумы июльдә Чабаксарда була

«Төркиләр алтыны – 2019» Бөтенроссия төрки яшьләр форумы июльдә Чабаксарда була

Быел июльдә Чувашия Республикасы башкаласы – Чабаксар шәһәрендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык IV «Төркиләр алтыны» Бөтенроссия төрки яшьләр форумын үткәрә. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар чарада катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, Россия гражданлыгы булган бакалавриат яки магистратура студентларын чакыра. Форум яшьләр мохитендә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, Россия халыклары мәдәниятен үзара баету максатыннан үткәрелә.

Чара интенсив белем бирү программасын, экспертлар, хакимият, мәдәният һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар, тренинг һәм проект сессияләре, төрки халыкларның төрки-мәдәни мирасын тикшерү, саклау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнүне үз эченә ала.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның рәсми хаты нигезендә, Омск өлкәсе территориясендә чарада катнашучыларның исемлеген формалаштыруда Форумның оештыру комитеты «Без – россиялеләр» Россия халыклары яшьләр Ассамблеясы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

Гаризаларны 10 июньгә кадәр тапшырырга кирәк. Нәтиҗәләр 2019 елның 21 июненә кадәр игълан ителәчәк, диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*