enrutat
Баш бит / Төркия татарлары татар теленнән белемнәрен камилләштерә
Төркия татарлары татар теленнән белемнәрен камилләштерә

Төркия татарлары татар теленнән белемнәрен камилләштерә

Төркиянең татарлар күпләп яшәүче Искешәһир каласында хатын-кызлар өчен татар теле курслары эшли башлады. Бу турыда Искешәһирдәге милләтттәшләр Вахит Ирдән һәм Ведат Догу хәбәр итә.

Татар теле курслары каланың татар мәдәнияте йортында үткәрелә. Дәресләрне Татарстанннан килен булып килгән Лилия Исмәгыйлова — Бәнәклиташ алып бара. Бүгенге көндә анда 30 кеше укый. Дәресләр атнага бер көн 3 сәгать алып барыла.

Курс Искешәһир татарлары җәмгыяте тарафыннан ана телне саклау максаты белән оештырылган. Бу уңайдан активист Ведат Догу: “Өлкән буын татарчаны әле онытмады. Ә менә яшь буын вәкилләре ана телебезне белеп җиткерми. Бу курсны балаларыбызның татарча белмәве өчен борчылганнан оештырдык. Укытучыларыбыз өчәү. Әлегә дәресләрне Лилия ханым алып бара”, — диде.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*