tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия татары Фәйзи Канра хатирәләрен китап итеп бастырган
Төркия татары Фәйзи Канра хатирәләрен китап итеп бастырган

Төркия татары Фәйзи Канра хатирәләрен китап итеп бастырган

Шушы көннәрдә Истанбулда яшәүче 81 яшьлек милләттәшебез, Төркия татары Фәйзи Канраның китабы дөнья күрде. Ул «Хатирәләрем» дип атала. Бу турыда ул үзе «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Китап төрек телендә чыккан. Ул «Китап йорты» нәшриятында басылган. 80 битлек басма ике бүлектән тора. Беренче өлешендә авторның — хатирәләре, икенче бүлектә шигырьләре урын алган. Автор әсәрдә бабасы Фәйзерахманның Төркиянең Чанаккалә сугышында катнашуын һәм шәһит булып калуы, үзенең армия сафларында Төркиянең тугызынчы дәүләт президенты Сөләйман Дәмирәл белән бергә хезмәт итүе хакында язган.Әлеге басмада татар халкының аерым гаиләләр үрнәгендә моһаҗирлык язмышы, чит илдә күргән тормыш авырлыклары бәян ителгән. Төркиянең якын тарихына кагылышлы мәгълүматлар бирелгән, төрек халкының 1940-1970 еллардагы яшәү рәвеше, татарларның тормыш шартлары тасвирланган.

Нәсел очлары Татарстанның көньяк-көнчыгыш якларындагы Сарыбиккол һәм Керкәле авылына барып тоташкан Фәйзи Канра әби-бабаларының Төркиягә күченүе, Кютахиядәге Әфәнде күпере татар авылына ничек, кайчан нигез салынуы, ата-анасының моһаҗирлек тормышы, үзенең балачагы, яшьлек елларын тәфсилләп аңлаткан.

Милләттәшебез үз китабында Маниса төбәгендәге Гүрсү татар авылы тарихы турында да сөйли. «Апам Гөлфия 14-15 яшьләрендә Әфәнде күперенә килен булып китте. Берничә елдан соң авылның яртысы Алашәһиргә ун чакырымлык урында җир биләмәсе сатып алды һәм Гүрсү авылына нигез салдылар», — дип язган ул.

«Лаеклы ялга чыккач, өлкән улым Аднан хатирәләремне язып барырга кушты. Аның киңәшен тотып башлаган идем. 2010 елда төгәлләдем. Ләкин китап итеп җыйнап чыгару быелга насыйп булды», — дип сөйләде Фәйзи Канра китабын чыгару белән бәйле сорауга җавап итеп.

Рушания Алтай
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*