tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә яшәгән танылган милләттәшебез Синан Отрав вафат
Төркиядә яшәгән танылган милләттәшебез Синан Отрав вафат

Төркиядә яшәгән танылган милләттәшебез Синан Отрав вафат

4 июльдә танылган милләттәшебез Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең Төркиядәге вәкиле Синан Отрав вафат булды. Ул һәрвакыт Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе белән даими элемтәдә торды.

164087_143378682383022_6180236_nБөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Синан Отрав гаиләсенә, якыннарына кайгы уртаклашу хаты җибәрелде:

– Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциация Төркиядә яшәгән милләттәшебез Синан әфәнде Отравның вафаты уңаеннан Сезнең барчагызның тирән кайгысын уртаклаша, авыр туфрагы җиңел булсын дигән теләктә кала!

Без Синан әфәндене Төркия һәм Татарстан җөмһүриятләре арасында дуслык күперен салучыларның берсе, мәдәни һәм икътисадый бәйләнешләрне әйдәп баручы шәхес буларак белә идек. Иншалла, аның игелекле эшләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дигән ышанычта калабыз, диелә әлеге хатта.

Архив фотолар кулланылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*