tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядәге Бурса шәһәрендә Казан турында фотокүргәзмә эшли башлады
Төркиядәге Бурса шәһәрендә Казан турында фотокүргәзмә эшли башлады

Төркиядәге Бурса шәһәрендә Казан турында фотокүргәзмә эшли башлады

16 июньдә Бурсаның шәһәр музее бинасында “Казан — Төрки дөнья башкаласы-2014”  исемле фотокүргәзмәнең тантаналы ачылышы узды.

Бирегә төрки илләрдә яшәүче 100 фоторәссамның иҗади эшләре куелган. Күргәзмә Төрксой һәм Бурса шәһәре хакимияте тырышлыгы белән оештырылган.

Ачылыш танасына күп санлы рәсми затлар, кунаклар, матбугат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Кәргәзмә эшен Төрксой генераль секретаре Дүсән Касеинов, Бурса башлага ярдәмчесе Атилла Одунч, Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкиле урынбасары Айрат Гатауллин сәламләде. Төрксойның «Биржан и Сара» халыкара опера проектында катнашырга килгән Ригина Вәлиева (Татарстан) һәм Жупар Габдуллина (Казахстан) чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәп җибәрде.

Күргәзмә бер ай эшләячәк, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*