enrutat
Баш бит / Тормыш итү өчен, тормышны татып карап
Тормыш итү өчен, тормышны татып карап

Тормыш итү өчен, тормышны татып карап

Студент елларының иң матур еллар икәнлеген кемдер укыганда ук белсә,
икенчеләре ул еллар артта калгач кына, сагынып сөйли башлый. Кемнәрдер
студентларга ак көнләшү белән көнләшеп караса, кемнәрдер аларны
киресенчә җәлләп тә куя. Чөнки дөнья киңлегенә әле генә канат җәеп,
әти-әни карамагы астыннан чыккан нәни кошчыкны хәтерләтә алар. Туган
йортларыннан читкә китеп, әле аңа таныш булмаган яңа тормыш эчендә
кайный башлый студент. Кырыс кануннар, киртәләр, авырлыклар, шул ук
вакытта серлелеге белән ымсындырып торучы студент дөньясы.

Студент тормышының тулай торагының “шулпасын” эчәргә туры килмәсә дә,
Рамазан Ренат  улы Хәкимов чын яшьләр тормышы белән яши ул. Чавал
политехник техникумының газчы һөнәрен үзләштерүнең ахыргы курсында белем
ала. Диплом алды практикасын үтә. Бу уку елында аңа Германиядә практика
үтәргә туры килде. Ул сигез ай дәвам итте. Бергә укыган өч иптәш егете
белән җитди сайлап алу үтеп, чит илдә стажировка үтү мөмкинлегенә ия булды.
Рамазан Хәкимов белән инде туган яклары Малмыжга әйләнеп кайткач, очрашу
мөмкинлеге булды. Сайлап алулар ничек итеп барганлыгы турында менә ниләр
әйтте:
– Германиягә барырга кем генә кызыкмый икән ул. Чит илгә бару
мөмкинчелеге барлыгын белгәннән соң, миндә дә шул теләк туды. Иптәшләрем
белән немец телен өйрәнә башладык. Өч ай дәверендә өйрәндек, зачетлар,
имтиханнар белән безнең белем дәрәҗәсен тикшерделәр. Безне стажировка
үтү шартлары белән тирәнтен таныштырдылар. Бөтен сынауларны җиңеп
чыкканда, инде без бары дүрт кенә егет калган идек. Мин, Нократ
Аланыннан һәм Малмыж районы авылларыннан ике егет.

Чавал политехник техникумы инде күп еллар дәвамында үзенең укучыларын
Германиягә җибәреп сигез ай практика үтеп кайталар. Анда эшләү өчен
Рамазанның трактор йөртү хокукына ия булуы да бик зур файда булып тора.
Ә инде практикага баручы студентлар авыл хуҗалыгы белемнәренә дә ия
булырга тиешләр. Чөнки Германиядә практикантлар фермер хуҗаларда яшиләр
һәм эшлиләр. Рамазан да нәкъ әнә шундый хуҗалыкларның берсенә урнаша.
Көнне ничек үткәргәне турында да кызыксынып сорадым:
– Мин мөгезле эре терлек үрчетүче гаиләгә эләктем. Алар бик әйбәт
хуҗалар иде. Мин бу гаиләдә, шушылай эшли торган тугызынчы кеше идем.
Иртә белән бик иртүк уятмыйлар иде. Үзләренең эшләре сәгать 5тән үк
башлана. Миңа йөкләгән эш иртән-иртүк башкарыла торган эш түгел иде,
шуңа күрә мин 8гә генә бара идем. Торганнан соң сыерлар фермасы дип
әйтсәк тә була инде аны, бер кат силос салып чыгам, асларын себереп
чистартам, тиресләрен кырам, бозаулар ашатам. Хәтта сыерлар да
бозаулатырга туры килде. Минем ул күренешне күргәнем юк иде әле. Ә инде
төшке аштан соң, эшләр төрле була иде. Алар ферма төзи башлаганга күрә
күп вакытым анда үтте. “Опалубка” сала идек, сыерларны бер җирдән
икенчесенә күчердек. Трактор белән тирес түктем, погрузчикта эшләдем.
Фермада барлыгы 240 сыер бар иде. Ә барлыгы мөгезле эре терлек саны –
449 иде, – диде практикант егетебез.

Германиядән нинди тәҗрибәләр алып кайтканы белән дә кызыксындым.
– Биредә үткән практикам бик кызыклы да, нәтиҗәле дә булды дип әйтәсем
килә. Терлекчелектә дә, техника белән эштә дә үзем өчен бик күп яңалык
алдым. Хәтта бозауларны да әниләреннән аергач, ашатырга да өйрәттем. Һәр
яңа көн төрле белемнәр һәм тәҗрибәләр алып килә. Кабул итүче як –
хуҗаларым җылы каршы алдылар. Таныш булмаган кешеләр дә бик әйбәтләп
сөйләшергә мөмкиннәр. Ләкин шунысы гына азрак җайсыз булды, һәр җирнең
үз диалекты бар. Без өйрәнгән немец теле бу әдәби тел иде. Ә без барган
җирдә швапский диалект. Менә безнең рус теле белән украин телен кушкач,
аңларга бик җайсыз булган кебек, немец теленең бу диалекты да шулай иде.
Ләкин тиз ияләштем. Хәтта Германиянең үзенең бер шәһәреннән практика
үтәргә килгән кызга да бу аңлашылмаучанлык китереп чыгарды.
Рамазанны иң гаҗәпләндергәне – Германиядәге чис- талык булды.
– Мондагы чисталыкка таң каласың, – дип гаҗәпләнүен дәвам итте Рамазан.
– Чүпләр төрле категорияләргә бүленеп, аерым-аерым тутырылалар: пластик
шешәләр аерым, кәгазь аерым, һәм калган барлык чүпләр тагын аерым. Бер
җирдә аунап яткан чүпне күрә алмыйсың.

Германиядә практика үтүчеләрдән ишеткәнем бар иде, андагы халык чәй
эчәргә яратмый дип. Моның белән дә кызыксынмыйча калмадым. Чынлыкта да
шулай булып чыкты. Чәй эчәргә башук яратмыйлар икән немец халкы. Төрле
соклар, кофелар эчәргә өстенлекне бирәләр икән.
Билгеле, сигез ай эчендә кайгыртучан әниләренең тәмле ашларын еш
сагынганнардыр егетләр. Ләкин Рамазан үзен чын егет итеп күрсәтә, туган
ягын, туган нигезен сагынса да, әнисенә авырлык күрсәтәсе килми. Сабыр
гына бу практика вакытын үткәрә. “Кайтасы килгән моментлар булды инде,
ләкин мин бит үзем теләп киттем. Бер кеше дә көчләп җибәрмәде”, – дип
елмайды Рамазан.

Чавал политехник техникумыннан барган егетләребез меңнәрчә чак-
рым ераклыкта, туганнарыннан, дусларыннан аерылып китеп осталыкларын
арттырдылар, тәҗрибә туп- ладылар. Рамазан әйтмешли, ял итеп моңсуланып
ятарга вакытлары да булмагандыр. Ә бер уйлап карасак, заманча
технологияләр туганнар белән көн саен элемтәгә керергә мөмкинлек бирә.
Бары тик үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, кызыклы танышулар үтеп, яңа
белемнәр туплап алып кайтты егетләребез.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.

«Дуслык» газетасы

Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*