enrutat
Баш бит / Тосно татарлары милли гореф-гадәтләребезне онытмый
Тосно татарлары милли гореф-гадәтләребезне онытмый

Тосно татарлары милли гореф-гадәтләребезне онытмый

Татар яшәгән бар җиһанда Сабантуйлар гөрли. Узган ялда Ленинград өлкәсе Тосно шәһәре татарлары да зур оешканлык белән халкыбызның милли бәйрәме — Сабантуй уздырды.

Илнең төньяк-көнбатыш төбәгендә әлеге милли бәйрәмне, гадәттә, тоснолылар башлый. Тантананы ел саен җирле “Изге юл” татар милли-мәдәни җәмгыяте оештыра. Җәмгыятьнең рәисе Иниятулла Кутуев сүзләренә караганда, биредә яшәүче татарлар беркайчан да милләт исеменә тап төшермәгән. XVIII гасыр башында Петр I әмере белән шәһәр төзү өчен Идел, Кама буйларыннан, Себердән һәм башка яклардан безнең милләттәшләр бу җиргә 3-4 ай җәяү килгән һәм биредә төпләнгән. Тоснода, нигездә, Касыйм татарлары урнашкан. Алар Тосно һәм Любань шәһәрләренең икътисадый һәм социаль-иҗтимагый тормышында сизелерлек урын биләгән.

Бөек Ватан сугышыннан соң 1956 елга кадәр Тосно Сабантуе Шапки бистәсе янындагы аланда үткән. Быел да Шапки бистәсе янындагы Нестеров күле буенда оештырылды бәйрәм. Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта милли тантана Ленинград өлкәсендәге Кузьмолово авылы янында оештырылучы зур Санкт-Петербург Сабантуена карата кече тантана булып тора. Һәм һәр елны бер атна алда уздырыла. Халкыбыз бәйрәмендә төрле милләт вәкилләре күңел ача, тәмле ризыклар белән сыйлана, җыр-биюләр белән хушлана, төрле уеннарда катнаша.

“Изге юл” татар оешмасы моннан 16-17 ел элек оештырылды. Җәмгыять һәр елны Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган кичәләр үткәрә. Мәдәни чаралар, гадәттә, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә оештырыла. «Изге юл» җитәкчелеге милләттәшләрне еш кына шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена татар рәссамнары күргәзмәләренә дә чакыра. Әйтергә кирәк, әлеге мәдәни чаралар, милли кичәләр һәрчак югары дәрәҗәдә үтә, тирән эчтәлекле була. Ә инде Ушаки Мәдәният сараенда «урын алган» татар гаиләсе йортын дулкынланмый карау мөмкин түгел. Тантаналарда Тосно шәһәре хакимияте вәкилләре дә, 2нче санлы мәктәп укучылары да, Бөек Ватан сугышы ветераннары да, Санкт-Петербургтан милләттәшләр дә катнаша. Бөек әдипләр әсәрләрен кулланып иҗат ителгән сәхнә күренешләре татар һәм рус телләрендә яңгырый. Үзешчән сәнгать осталары Тукай, Җәлил сүзләренә язылган һәм халык җырларын башкара. Әлбәттә, кичәләрне биюләр дә бизи.

Шунысын да әйтергә кирәк, Иниятулла Кутуев җитәкләгән әлеге җәмгыять – Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар милли-мәдәни оешмалары арасында иң уңышлы һәм актив эшләүче. Миллилек, изге хисләр һәм ватанпәрвәрлек оештырылган кичәләрдә дә, анда катнашучылар күңелендә дә озакка урын ала.

Зәрия Хәсәнова, «Интертат» ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*