tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Дәүләт Советы Рәисе Санкт-Петербург Сабан туенда катнашачак
ТР Дәүләт Советы Рәисе Санкт-Петербург Сабан туенда катнашачак

ТР Дәүләт Советы Рәисе Санкт-Петербург Сабан туенда катнашачак

14 нче июньдә Ленинград өлкәсенең Энколово авылында Сабан туе була, анда ТР ДС Рәисе, ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координацион советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Чараны Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев ача. Бәйрәм программасына татар һәм башкорт артистларының, шулай ук Михаил Боярскийның чыгышлары керә.

Бәйрәмдә шулай ук Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченконың, Ленинград өлкәсе губернаторы вазыйфасын башкаручы Константин Патраевның, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшинның һ.б. рәсми затларның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*