enrutat
Баш бит / ТР Дәүләт Советында Ринат Закировның матбугат конференциясе үтте
ТР Дәүләт Советында Ринат Закировның матбугат конференциясе үтте

ТР Дәүләт Советында Ринат Закировның матбугат конференциясе үтте

“Бөтендөнья татар конгрессы оешканнан алып, 20 ел эчендә без бик нык үзгәрдек. Мин монда татар халкын күз алдында тотам. Татар халкында үзгәреш булмаса, безнең эшчәнлекнең бернигә дә кирәге калмый. Без халкыбызны “татар дөньясы”, дип атый башладык икән, аның ни белән яшәгәнлеген белер өчен, һәрдаим элемтәдә тору мөһим. Төрле илләрдә, төрле төбәкләрдә яшәгән халык мәгълүмат алуны Татарстаннан башлый. Татарстанга булган омтылыш шулкадәр көчле, без аны монда аңлап та бетермибез. Бу кан тарту белән бәйледер дип уйлыйм”, — дип белдерде 18 октябрьда ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

Закиров пр кон 1Ринат Закиров билгеләп үткәнчә, татар конгрессының бишенче корылтаенда 20 еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылган. Ә аның Башкарма комитет белән җитәкчелек итә башлаганына 11 ел булган. Бүген көндә конгресс 480 иҗтимагый оешманы берләштерә, шуның 130дан артыгы чит илләрдә урнашкан.

Конгресс үз эчендәге төрле юнәлештәге комиссияләр, бюро эшчәнлеге аша халыкны борчыган мәсьәләләр буенча үсеш тенденцияләрен, конкрет эш юнәлешләрен билгели, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. “Безнең карарлар хакимияттә хуплау таба. Без оппозицион эшчәнлеккә түгел, урыннарда хезмәттәшлеккә йөз тотабыз”, — дип белдерде рәис, үзләренә карата мөнәсәбәтнең уңай булуын белдереп.

Конгресс “татар дөньясы” төшенчәсен актив куллана, килгән хатларны эшкәрткәндә, урыннардагы эшнең актив алып барылуын, Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татарларның үзләрен татар халкының бер өлеше дип тоюын күрә.

Закиров пр кон 2Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Россия ватанлашларының халыкара берлеге, Россотрудничество белән актив эшли. Бу татар иҗтимагый оешмасының мөмкинлекләрен арттыра, дип саный Р.Закиров.

Үз чыгышында конгресс рәисе БДБ илләреннән һәм Россия төбәкләреннән милләттәшләребезне Татарстан вузларында укыту мәсьәләсен күтәрде. Мондый милләттәшләребезнең саны быел 400дән артып китә. Республика югары уку йортларында татарның милли үзенчәлекләрен саклап калу юнәлешендә белгечлекләр әзерлиләр. Киләсе уку елында Казанда Төркиядән, Финляндиядән, Польшадан һәм Балтыйктан милләттәшләребезне көтәләр. Бу юнәлеш бигрәк тә Кытай татарларында популяр. Казанга укырга килеп, гаиләләре белән монда күчеп кайтучылар да бар.

“Туган телдә белем бирмичә, татарларны саклап калып булмый. Урыннарда актив кешеләр булганда, эш яхшы бара. Хакимияттән бернинди каршылык юк”, — диде ул, милли мәктәпләр ачу мәсьәләсен күтәреп һәм мисалга Самара, Саратов, Әстерхан һәм башкаларны китереп.

Татар-информ» МА,Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*