tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады
Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коронавирус таралу сәбәпле Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрә.

«Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашкан идек. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн форматта үткәрергә планлаштыра, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

Онлайн Сабан туе программасы:

3 июль:

  1. «KAZAN» ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;
  2. #БиеСабантуй челленджы;
  3. «Сөрән» һәм«Сабан туе» йолалары;
  4. Татар халкының традицион уеннары;
  5. «Ат бизәү» мастер-классы;
  6. «Bulgari» бренды авторы Айгөл Сәдриевадан «Каюлы күн сәнгате» буенча мастер-класс;
  7. Дизайнер Гөлфия Билаловадан изү ясарга өйрәнү мастер-классы;
  8. Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
  9. «Zakaria» фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
  10. Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
  11.  Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан «Сөлге чигү» буенча мастер-класс;
  12. Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Мастер: агачка уеп рәсем ясау сәнгате мастеры Җәлил Вильданов.

4 июль:

  1. 08:00–20:00 «Онлайн Сабантуй» телемарафоны ТНВ каналында барачак;
  2. Яшьләр онлайн-фестивале.

Алинә Айдарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*