tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре татарлары: Көтеп алган бәйрәмебез
Тубыл шәһәре татарлары: Көтеп алган бәйрәмебез

Тубыл шәһәре татарлары: Көтеп алган бәйрәмебез

16 нчы июньдә Тубыл шәһәренең Александр бакчасында милли бәйрәмебез- Сабантуй гөрләп узды. Шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр хәзрәт Казыймов бәйрәмгә фатиха биреп, догалар укып, сәхнә алдына җыелган тамашачыларга җылы теләкләрен теләде. Шәһәр башлыгының урынбасары Иван Нефидов, шәһәр дума депутаты Сәет Хисмәтуллин, милли мәдәни автономия рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, себер татар мәдәният үзәгенең беренче җитәкчесе Әнәс Гаитов күпмилләтле шәһәр халкын бәйрәм белән котладылар. Алар гореф- гадәтләребезне саклап яшәгән тубыллыларга сәламәтлек, имин, тыныч тормыш теләделәр.

Быелгы Сабантуеның тантаналы өлешеннән соң дәвам иткән бәйрәм концертын Татарстаның атказанган артисты Гөлшат Имамиеваның, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге артистларының, районнардан килгән үзешчәннәрнең, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге артистларының чыгышлары бизәде. Шәһәрнең сәләтле алып баручылары Лилия һәм Радик Фәизовлар гореф-гадәтләребезне саклап килгән Сабантуй белән котлап, шигъри юллар белән милли йөзебезне , телебезне сакларга чакырдылар. Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Марсельеза Ибукова Тубыл Сабантуенда катнашучы Татарстан кунагы Гөлшат Имамиевага, ел саен Сабантуенда катнашкан Айсылу Юнусовага Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар: ”Төштән соң яңгыр сибәләп торса да, артистлар сәхнәгә елмаеп, балкып чыктык. Милли бәйрәмебез күңелебезгә шатлык алып килде. Безне берләштергән бәйрәм гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны оныттырмый,”-диделәр.

Сабантуенда олысы-кечесе уеннарда , аттракционнарда катнаштылар. Халык игътибарын милли көрәш үткәрелгән мәйдан үзенә тартты. Балалар өчен оештырылган уеннар, ярышлар, милли көрәш-бәйрәмнең матур бер бизәге булып торды. Гран –при бүләгенә милли көрәштә җиңү яулаган Радмир Нәбиуллин лаеклы булды. Гер күтәрүдә беренче урынга Константин Вараксин чыкты. Сабантуй тамашачылары “Себернең бизәкләре” дип аталган кул осталарының күргәзмәсен кызыксынып карадылар. “Себер баурсаклары” бәйгесендә катнашучылар арасында җиңүчеләр дә билгеләнеде. Беренче урынны Мәфрүзә Муртазина алды, икенче- Әлфирә
Әхмәтуллинага, өченче-Суфия Шамшетдиновага бирелде.

Бәйрәм сәхнәсен берсеннән берсе матур , талантлы чыгышлар бизәде. Мәктәп яшьтәге балаларның чыгышлары концертка ямь өстәде. Мөселман киемнәрендә татар кызларының дефиледа катнашулары үзенчәлекле, матур күренеш булды. “Риана”-сәүдә үзәге тәкъдим иткән никах күлмәкләр, кызларның чыгышларын тубыллылар җылы каршыладылар. Сабантуйда җылы очрашулар, бәйрәмдә яңгыраган милли җырлар, биюләре, уеннары , спорт ярышларында катнашулар, аралашып, бергәләп бәйрәм итүләр белән истә кала ел дәвамында көтеп алган милли бәйрәмебез. Яңгыр явып торса да, күпчелек халык оештыручыларга җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*