tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә көзге уңышны җыйдылар
Тубыл шәһәрендә көзге уңышны җыйдылар

Тубыл шәһәрендә көзге уңышны җыйдылар

Елның һәр фасылы үзенчә матур.Әммә алтын көзнең үзенә сихри тарту көче бар.18 нче сентябрьдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә көз уңышларына багышланган мәдәни чара узды.Чарага 100 гә якын тамашачылар җыелды. Бу көн матур булды, кояш та үзенең нурларын кызганмады. Үзәк каршында үсеп утырган, тормышыбызның яме булган көзге чәчәкләр дә күңелләрне сөендерде.Шәһәрнең татар бистәсендә яшәүче тырыш, хезмәт сөючән апалар, мәктәп укучылары, балалар бакчаларыннан килгән нәни кунакларны татар үзәге хезмәткәрләре җылы каршы алдылар. Табын сый белән тулы иде. Көзге уңышларын җыеп, күргәзмәгә алып килгән катнашучыларның арасында хезмәт ветераны Галия апа Желонина да бар иде.

Алсуланып пешкән алмалар, помидорлар,борычлар, 4 килограммга якын чөгендерләр үстергән апа тамашага килүчеләргә бакчада уңыш яхшы булсын өчен тырышып хезмәт итүе һәм башка серләре белән уртаклашты. Хезмәт сөючән якташларыбыз сый белән тулы табын әзерләгәннәр иде.Ветеран укытучы Мәхмүдә апа Әминова балаларны сыйлар өчен милли камыр ризыкларын пешереп китергән. Бакча ризыкларын кулланып әзерләнгән сувенирлар күргәзмәсен дә кызыксынып карады тамашачылар.Беренче мәктәп укучылары: Даниэль Хәбибуллинның, Азалия Моталипованың, Саша Загваздинның, Анжелина Моджинның, Юлия Токареваның эшләре кызыклы, сюжетлы иде.

IMG_3105[1]Тамаша залында бәйрәмнең тантаналы, уен-көлке өлешендә җиләк-җимешләр, ел-фасыллары темага табышмаклар, яшелчәләрне, алтын көзне мактаган шигырьләр бәйгесе дә оештырылды.Чебен гөмбәсе киемендәге алып баручы Рузалия Корманалиева чараны күңелле алып барды. Татар мәдәният үәге режиссеры Алсу Симонова катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Өлкәннәр дә, балалар да әһәмиятсез калмадылар.

Көз-уңышны җыю, бакча эшләрен тәмамлау, кышны каршыларга әзерләнү чоры.Мәдәният үзәгендә ел саен үткәрелеп килгән традицион чара ел фасылы-көзнең матурлыгын, муллыгын, якташларыбызның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген күрсәтте. Алып баручы тамашачыларга: “Тормышларыгыз көзге табын кебек мул, эшләрегез уң булсын.Укучылар, укуларыгызда уңышлар телим,”-дип чараны йомгаклады.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*