tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Тубыл “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Тубылда татарча диктант язуның төп мәйданчыгы унбишенче мәктәп булды. Татар теле һәм әдәбияты кабинетында диктант язырга  килүчеләрне  Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалының филология фәннәр докторы Гүзәл Җәгъфәр кызы Файзуллина, унбишенче мәктәп укытучылары Банисә  Ниязова, Нуриля  Шамратова, Тубыл шәһәренең  яшьләре иҗтимагый оешмасыннан Гөлнур Зиннәтуллина, Сәрия Кәбирова җылы каршы алдылар. Кырыкка якын катнашучылар бер кабинетка сыймадык.

Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” әсәреннән өзекне Гүзәл Җәгъфәр кызы укып чыкканнан соң, тубыллылар орфографик һәм грамматик  хаталарны булдырмаска тырышып диктант яздылар. Текстның күләме зур булмады. Вакыт тиз узып китте. Диктантларны оештыручыларга тапшырганнан соң, аларга күп рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Нәҗия Хәкимова:”Бу чара безне берләштерде, күңелләребез яктырып китте. Без үзебезнең көчебезне сынадык. Татар теленә, әдәбиятына мәхәббәтебез көчәйде, артты. Оештыручыларга рәхмәтләремне юллыйм,”-диде.

Бу чарада катнашкан төрле яшьтәге милләттәшләребезнең кичергән хисләре уртак булды. Матур тавышы белән текстны оста укыган Гүзәл Җәгъфәр кызы хикәя авторының хис-кичерешләрен  диктан язучыларга җиткерде.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*