tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Хәтер вакыттан көчлерәк” акциясе узды
Тубылда “Хәтер вакыттан көчлерәк” акциясе узды

Тубылда “Хәтер вакыттан көчлерәк” акциясе узды

«Себер татар мәдәният үзәгендә» ел саен үткәрелә торган «Хәтер вакыттан көчлерәк» Бөтенроссия акциясе узды. Бу – Бөек Ватан сугышы геройларының бөек батырлыклары турында искә төшерә торган мәдәни чара.

«Хәтер вакыттан көчлерәк» проекты Мәскәү шәһәрендә барлыкка килә һәм 2012 елдан РСФСР халык артисты Ренат Ибраһимовның продюсерлык үзәге профессиональ командасы көче белән тормышка ашырыла. Төмән өлкәсе буенча проектның кураторы – Фәрит Курманов җитәкчелегендәге «Яшь буын» яшьләр оешмасы.

Әлеге проектның үзенчәлеге – Мәскәү – Ялта – Санкт-Петербург – Көньяк Сахалин — Төмән — Тобольск телекүпере. Аның ярдәмендә ветераннар төрле шәһәрләрдә гомер итүче көрәштәшләрен күрә алды. Ветераннар трансферы шәһәрнең Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы тарафыннан оештырылган. Шулай ук акцияне оештыручылар ветераннарга концерт программасы тәкъдим иткән һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*