enrutat
Баш бит / Тубылда “Искер-җыен” фестивале үтте
Тубылда “Искер-җыен” фестивале үтте

Тубылда “Искер-җыен” фестивале үтте

2-4 август көннәрендә Тубыл шәһәрендә себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын чагылдырган “Искер-җыен” XII нче халыкара фестивале гөрләде. Әлеге чара “Мирас” регионара татар иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар Конгрессы,Төмән өлкәсе Думасы, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Тубыл шәһәренең иҗтимагый палатасы, Тубыл шәһәр хакимияте һәм шәхси эшмәкәр Дамир Ибраһимовның матди ярдәме белән оештырылды. Быел да бәйрәмнең колачын киңәйтеп, дәрәҗәсен күтәреп абруйлы галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, актив җәмәгать эшлеклеләре Россиянең төрле почмакларыннан килгәннәр.

“Искер-җыен” фестивале үзенең эшен Тубыл шәһәр хакимияте бинасында “Искернең тарихи язмышы” дигән фәнни-гамәли конференция белән ачып җибәрде. Тантаналы өлешендә делегатларны сәламләп һәм уңышлы, файдалы эш көне теләп Тубыл хакимияте башлыгы урынбасары Яна Зубова, Тубыл Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сухов, өлкә Думасы депутаты Юрий Юхневич, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Сергей Ефимчик, Бөтендөнья татар Конгрессының официаль вәкиле, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле, ТРның атказанган артисты Гөлшат Имамиева, Тубыл шәһәр иҗтимагый палатасы вәкиле Василий Кожедуб чыгыш ясадылар.

Һәркем фестивальнең себер татарларының милли традицияләрен, мәдәниятен саклауда, татар халкының әдәбиятын, җыр-бию сәнгатен популярлаштыру, сәләт ияләрен барлау, яңа сәхнә йолдызларын ачуда, шулай ук милләтара дуслыкны ныгыту эшендә башкарган олы хезмәтләренә югары бәя биреп, автор проекты, “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова һәм аның көрәштәше, баш инвестор, спонсор Дамир Ибраһимовка рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Аларга җавап итеп Луиза Алимчан кызы: “Билгеле булганча, 17 июнь көнне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов өлкәбез губернаторы Александр Моор белән очрашып, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Менә шунда Рөстәм Нургали улы Искер һәм Сүзге мемориаль комплексларын төзергә матди яктан булышырга әзер икәнен белдерде. Тиздән безгә әлеге комплексларны ачу тантаналарында кызыл тасманы кисәргә насыйп булыр дип өмет итәбез”, — дигән сөенечле хәбәр җиткерде. Дамир Исхаков галимнәргә мөрәҗәгать итеп: “Бу эшнең дәвамы бездән дә тора. Без дә бу эшкә үзебезнең өлешне кертергә тиешбез”, — диде.

Конференцияне Тува Республикасының атказанган мәдәният һәм фән хезмәткәре, культурология фәннәре докторы, профессор Надежда Ултургашева белән Дамир Исхаков җитәкләделәр. Беренче сүз педагогия хезмәте ветераны, шагыйрь, композитор Сөнгатулла Бекенинга бирелде.

Ул үзенең яңа иҗат иткән “Яшәсен Искер-җыен!” дигән шигырен укыды һәм бу шигыренә музыка язганы, аны Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге җырчылары өйрәнеп, сәхнәдән җырлаганнарын әйтте. Педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков әлегә билгесез булган себер татар шагыйре Марат Хәбибуллин белән таныштырып: “Берничә шигыре “Яңарыш” газетасында басылды”, — диде. Тарих фәннәре кандидаты, язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың ялкынлы чыгышы Себер ханлыгы өчен барган сугышлар турында иде. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, фольклорчы Илгиз Кадыйров 51 ел элек Тубыл, Вагай районнары авыллары буйлап себер татарларының халык авыз иҗатын җыйганы, скрипкада башкарылган себер татарлары могамнарын аерым диск иттереп чыгарганы турында сөйләп, шул дискны Луиза Шәмсетдиновага бүләк итте.

Делегатлар Төмән, Казан, Кемерово, Новосибирск, Нур-Султан шәһәрләреннән килгән галим-галимәләрнең чыгышларын бик кызыксынып, зур әһәмият белән тыңлап, төрле сораулар бирделәр.

Аннары резолюциягә кертергә тәкъдимнәр кабул ителде. Конференция эшенә нәтиҗә ясап, Луиза Алимчан кызы катнашучыларның һәркеменә сертификатлар, Рәхмәт хатлары тапшырды. Шул көнне кунаклар өчен Тубыл шәһәре буенча экскурсия оештырылды.

“Искер-җыен” фестивале

Икенче көнне кунаклар зур, уңайлы автобусларга утырып, Тубыл-Бәек автомобиль юлының 19 нчы чакрымында Күчем ханлыгы башкаласы торган урындагы “Искер шәһәрлеге”нә юл алдылар.

Иртеш елгасы янында, һәрьягыннан яшел урман белән уратып алынган, музее, кызыл таштан төзелеп торучы мәчете һәм башка корылмалары булган әлеге комплексның бер читенә матур сәхнә, тамашачылар өчен урыннар куелган, икенче якта — районнардан килгән делегатлар “Милли йорт»ларын булдырып, кунаклар килүенә ашлар пешереп, чәйләр кайнатып, өйләреннән пешереп китергән милли аш-суларын өстәлләргә тезү белән мәшгуль иделәр. Сәхнә янындагы бизәкле “йорт”та Күчем хан белән Сүзге ханбикә үзләренең сакчылары, кәнизәкләре белән утырып тордылар, кунаклар белән фотога төштеләр. Луиза Алимчан кызы алар белән таныштырып: “Хан ролен – Вагай районы, Усак авылыннан махсус чакырып алган Күчем Күчемов, ә Сүзгене – хатыны Олеся Күчемова башкаралар”, — диде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә халыкны бәйрәм белән котлап өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, Бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле Дамир Исхаков, Кемерово дәүләт мәдәният институты профессоры Надежда Ултургашева, тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова, фольклорчы Илгиз Кадыйров, Нур-Солтан шәһәренең “Таң” татар-башкорт мәдәният үзәге вәкиле Асель Ергарина, Экибастуз шәһәренең “Шатлык” татар-башкорт мәдәният үзәге музыка белгече Динара Искакова, Новосибирск өлкәсенең татарлар оешмасы әгъзасы Рәшидә Хәмзина,

Тубыл районы хакимият башлыгы урынбасары Марат Бакиев, өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе җитәкчесе Динар Абукин, Дамир Ибраһимов, Луиза Шәмсетдинова чыгыш ясадылар. Җыен эшенә фатиха биреп, Коръән укылды, һәркем дога кылды. Аннары Татарстан Республикасының күренекле җырчылары Фердинанд Фәттахов, Гөлшат Имамиева, Гелнәфис Вәлеева, Алмаз Хәсәнов тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасын Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле Гелнәфис Вәлеева алып барды. Төрле төбәкләрдән җыелган сәнгать осталары көннең салкынча булуы, ара-тирә яңгыр явып үтүенә карамастан, вокал, музыка уен коралында уйнау, хореография, бәет һәм мөнәҗәт, нәфис сүз остасы, милли йорт, аш-су һәм декоратив-кулланма сәнгать номинацияләре буенча ярыштылар. Аларның осталыкларын мәртәбәле жюри бәяләде. Төштән соң аркан тарту, гер күтәрү кебек ярышлар башланды, биредә күбрәк балалар катнаштылар. Шул арада өстәлләр корып, пылау әзерләп хәтем ашы уздырылды. Музыка, җыр, алкышлау тавышлары Искер җирендә кичкә хәтле тынмады.

Җиңүчеләр гала-концертта катнаштылар

4 август көнне кунакларны Тубыл себер-татар мәдәният үзәге колачын җәеп каршылады. Матур концерт залы сәләтләренә бәя бирүчеләрне түземсезлек белән көтүче сәнгать осталары белән тулы иде. Көтү минутларын кыскартып күренекле музыкантлар Җәгъфәр Касыймов, Әбүзәр Миңнебаев, Рөстәм Маметов гармунда төрле көйләр уйнап, халыкны җырлаттылар. Чараны үзәкнең Рөстәм Маметов җитәкчелегендә вокал ансамбле җирле шагыйрь һәм композитор Сөнгатулла Бекенин иҗат иткән “Яшәсен Искер-җыен!” дигән җыр белән башладылар. Сәхнәгә проект авторы Луиза Шәмсетдинова чыгып һәр эштә теләктәшлек белдереп, ярдәм итеп торучы үзәк директоры Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтен белдерде.

Һәм: “Җыр-бию, музыка коралларында уйнау номинацияләрендә 120дән артык кеше катнашты, жюри әгъзалары 250 номер карады. Чынлап та, һәркем, һәр ансамбль үзләренчә уникаль, сәләтлеләр. Шуңа иң-иңнәрен сайлап аласы бер дә җиңел булмады. Өстәвенә һава торышы да өметләрне акламады. Аңа инде без өйрәнгән, чөнки ел саен диярлек, бирегә халык җыелса, Искеребез “елый”. Әйтик, ул – бәхетеннән, шатлыгыннан елый. Без дә, яңгыр дип, кәефләребезне төшермәдек, билгеләгән бурычларыбызны үтәп, максатыбызга ирештек. Димәк, курыкмыйча: “Без – бар! Без – бергә! Без – булдырабыз!” – дип әйтергә хакыбыз бар. Катнашучылар һәм ярдәмчеләребезнең һәркеменә зур рәхмәт”, — диде.

Дамир Исхаков Луиза Шәмсетдинованың уң канаты булган Андрей Засоринның татар халкына күрсәткән эшенә зур бәя биреп, күкрәгенә “Халыклар дуслыгы” медален беркетте. Һәм Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән Зафура Гиззатуллинага (Аромаш районы), Илнар Колмәмәтовка (Тубыл мәдәният үзәге), Татарстан мәдәният министрлыгы исеменнән Рәшидә Хәмзинага, Нурия Рафикова, Рауза Алимова, Суфия Бакиевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева Луиза Шәмсетдинова белән Зөһрә Кожевникованы (Ялутор шәһәре) Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Аннары ярышларда җиңүчеләрне котлап, аларга бүләкләр, дипломнар өләштеләр. Җыр буенча 1 нче дәрәҗәдәге Лауреат исеменә Айдар Ниязов (Тубыл), Зөлфия Айтбакова, Наилә Габдуллина (Төмән), Илчан Хөснетдинов (Ялутор районы, Аслана авылы) лаек булдылар. Мөнәҗәт һәм бәет башкаручылар арасында иң осталары дип Наилә Габдуллина белән Нәфисә Тузмөхәммәтова (Тубыл районы, Сәет авылы) билгеләнделәр. Ансамбльләр арасында “Алтын” (Казахстан, җитәкчесе А.Ергарина), “Тамаша” (Аслана, И.Бакиев), “Саз” (Түбән Тәүде районы, Тарман авылы, Е.Әхмәтҗанова), “Иртеш балалары” (Тубыл татар мәдәният үзәге) 1 урынга чыктылар. Бию буенча 1 урынга Ирина Черных, Тәнзилә Тимганова (Куйбышев шәһәре), “Мирас” (Тубыл татар мәдәният үзәге), “Нур” (Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы) ансамбльләре лаек булдылар. Нәфис сүз осталары дип «Хәзинә» фольклор ансамбле, Денис Сабиров (Ялутор районы, Исәт авылы) Тәнзилә Тимганова, Хәлил Вагайлы билгеләнделәр. Иң яхшы “Милли йорт” һәм декоратив-кулланма сәнгать эшләре номинацияләрендә беренчелекне “Сандугач” (Ялутор шәһәре, З.Кожевникова) ансамбле яулады. Милли ашлар остасы исемен “Хәзинә” фольклор ансамбле (Төмән районы, Муллаш авылы, Т.Нәҗметдинова) алды. Һәм “Тамаша” ансамбле махсус призга лаек булды. Шулай ук биредә спорт ярышларында катнашкан балаларны да бүләкләделәр.

“Искер-җыен” XII нче халыкара фестивале үзенең 3 көн дәвамында барган эшен шәһәрнең “Синтез” мәдәният үзәгендә Гала-концерт белән тәмамлады.

Рәүфә КАНГАЗИНА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*