tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылдагы мәдәни тормышны җанландыручы чаралар
Тубылдагы мәдәни тормышны җанландыручы чаралар

Тубылдагы мәдәни тормышны җанландыручы чаралар

2014 ел – Мәдәният елы тубыллыларның күңелләрендә онытылмаслык, истәлекле вакыйгалары белән узды.

Декабрь азагы аеруча мәдәни чараларга бай ай булды.Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгенең директоры итеп Марат Габделгалим улы Шәрипов билгеләнде. 19 декабрьдән эшли башлаган җитәкче шәһәр телевидениесе ”Тубыл вакыты” оештырган туры эфирдан сорауларга җавап бирде.Бу чарада катнашкан шәһәр дума депутаты Сәит Хисмәтуллин :”Мәдәният үзәгенең директорын сайлау буенча шәһәр хакимияте бәйге үткәрде. Марат Шәрипов бәйгедә уңышлы катнашып, лаеклы узды.Без аңа киләчәктә халыкка хезмәт итүендә иҗади уңышлар телибез, планнарыгызны тормышка ашырырга язсын ,”-дип, ул үзенең теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. Бу чарада катнашкан шәһәрнең Атказанган гражданы, Себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова татар фольклорын, себер татарларының гореф- гадәт йолаларын саклап калуга әһәмиятне арттыруга кирәк дип, теләкләрен юллады. Марат Шәрипов:”Киләчәккә мөһим планнарның берсе-мәдәният үзәгенең эшчәнлеген активлаштыру, мөһим булып торган мәсъәләләрне, тәкъдимнәрне коллегаларым белән фикер алышып чишү. Себер татар мәдәният үзәгендә төрле милләт кешеләре, төрле яшьтәге тубыллылар үзләре кызыксындырган мәдәни чараларда катнаша алырга тиешләр. Мәдәният үзәгендә Төмән өлкә Правительствосы ярдәмендә ремонт эшләнгән,үзәкнең техник яктан базасы да әйбәт. Без яшүсмерләрнең, гаиләләрнең сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен ял шартларын булдырырга , гомуми игелеккә омтылып, тырышып, бердәмлектә эшләргә тиешбез,”-дип фикерләре белән уртаклашты. .

IMG_2196[1]Марат Габделгалим улы Вагай районы Абаул авылында туа, мәктәпне тәмамлап Тубыл пединститутының тарих факультетында укый, бу уку йортын уңышлы тәмамлап, читтән торып Западно-Сибирский институтында психолог белгечлеге буенча икенче югары белем ала. Хезмәт юлында җитәкчелек вазифасын да башкарырга туры килә: Абаул мәктәбе директоры, Тубыл шәһәрендә “Россияне” хәрби-спорт тәрбия үзәгенең җитәкчесе, Төмән дәүләт нефтегаз университетының филиалында оста, укытучы булып эшли. Себер татар мәдәният үзәгенең коллективы Марат Шәриповны җылы каршы

алды. Аның җитәкчелегендә беренче мәдәни чара 26 декабрьдә узды.”Яңа ел белән, дуслар” дип аталган,тантаналы йогаклау концертында мәдәният үзәге артистлары еллык хезмәтлренә нәтиҗә ясадылар. Тамашачылар алдында иң көчле, иң оста талантлар, яшь артистлар да, күп еллар сәхнәдән төшмәгәннәр дә чыгыш ясадылар. Хәсән Хучашевның яңа җырларын,Гыйззәт Әминов башкаруында биюләрне тубыллылар яратып тыңладылар, карадылар. Декабрь аенда Владимир шәһәрендә “Содружество наций” фестивалендә катнашып,ике номинациядә Лауреат исемен һәм беренче урын алып кайткан”Дуслык” бию ансамбле , “Мирас,” җитәкчеләре Мөнәвәрә Андрущик алкышларга лаеклы булдылар, “Ләйсән”вокал ансамбле җырчылары тамашачылар мәхәббәтен яуладылар. Бу ансамбльдә 5-16 яшьлек кызлар ел дәвамында төрле бәйгеләрдә катнаштылар, милли бәйрәмнәребезне чыгышлары белән бизәделәр, татар халык һәм эстрада җырларын башкаручы “Себер нурлары” ансамбле шәһәр күләмендә узган чараларда, зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясап үзләрен таныттылар, җиәкчеләре Динара Әбсәламованың тырышлыгы белән костюмнарын яңартуга матди ярдәм дә тапканнар. Яңа оештырылган ”Якташлар” җыр ансамбле солисты Октябрист Мәҗитов башкаруында җырларны тамашачылар җылы каршы алдылар.”Сүзге” фольклор төркеме сәхнәләштереп куйган күренешләрдә талантлы уйнаучы, хөрмәткә лаеклы ветеран укытучылар Нүрия Мәмәтова, Банисә Ниязованың чыгышлары тубыллыларның күңелләрен күтәрде, “Сагынам туган өемне” автор Сөнгатулла Бекенин башкаруында яңгыраган җыр залда утырган тамашачыларның күңелләренә яшьлек дәртен өстәде. Җырчыларның, биючеләрнең, нәфис сүз осталары Рузалия Курманалиева, Илгиз Азисовның чыгышлары мәдәният үзәгендә оста, тапкыр, сәләтле иҗат кешеләре эшләгәннәрен күрсәтте. Талантлы , тырыш коллективны, залда утыручы якташларын Марат Шәрипов керәсе яңа ел белән котлап иминле тормыш, уңышлар,сәламәтлек теләде.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*