tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылның себер татарлары мәдәнияты үзәге 25 еллыгын билгеләп үтә
Тубылның себер татарлары мәдәнияты үзәге 25 еллыгын билгеләп үтә

Тубылның себер татарлары мәдәнияты үзәге 25 еллыгын билгеләп үтә

25 октябрьда Тубылдагы себер татарлары мәдәнияты үзәге оештырылуына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә үткәрә. Чара үзәкнең үз бинасында узачак.

Центр сибирско татарской культуры в Тобольске

Центр сибирско татарской культуры в Тобольске

Себер татарлары мәдәнияты үзәге 1988  елда төзелгән. Аның төп максаты – себер татарларының бай мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, телен югалтмыйча саклап калу һәм үстерү. Үзәктә өч дистә хезмәткәр эшли. Шәһәр халкы өчен алар тематик кичәләр, фестивальләр, конкурслар, милли бәйрәмнәр оештырып торалар. Үзәк каршында “Сүзге” бию төркеме, “Себер нурлары” хоры, балчыктан әвәләп эшләү түгәрәге, татар теле өйрәнү түгәрәге, “Мирас” театр студиясе һәм “Ләйсән” балалар вокаль ансамбле эшләп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*