tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла

Укытучылар һәм укучыларның Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла. Күренекле татар драматургы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм конференция, язучының иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, үткәрелә.

Аерым алганда, быел конференция 3 номинация буенча үткәрелә.

  1. Журналистика.
    “Кызыл тышлы дәфтәрдән”. “Җиңү тәрәзәләре”. Журналистик язмаларның (мәкалә, интервью, репортаж, хат һ.б.) тематикасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
  2. Драматургия.
    “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” “Онытылмас сезнең батырлык… Мәңгелек кешеләр…”.
    Ул бер яки берничә автор иҗат иткән драматургия, проза жанрларындагы Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерүдән гыйбарәт.
  3. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр.
    “Үзем сайлаган язмыш”.
    “Туфан Миңнуллин публицистикасы һәм татар милли яңарышы”. Конференциядә катнашучылар Туфан Миңнуллин публицистикасы буенча фәнни тикшеренүләрен тапшырырга тиеш иде.

Конференцияне оештыручылардан алынган белешмә буенча, гаризалар һәм эшләр февраль уртасына кадәр кабул ителеп, анда катнашырга теләк белдерүчеләр саны 700 дән артып киткән.

26 февральдән эшен башлап җибәргән жюри “Драматургия” номинациясендә катнашучы Казан мәктәпләрендә, аннары 12 мартта ТР муниципаль районнарыннан килгән мәктәп укучыларының башкаланың Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең Актлар залында чыгышларын карап бәяләде.

Иртәгә, 27 мартта иртәнге 9да, “Татмедиа” АҖ мәйданчыгында (Декабристлар ур., 2) укучылар “Журналистика” номинациясе буенча иҗади эшләрен жюри хөкеменә тапшыра, презентацияли. Аннары укучылар шундагы татар телендә нәшер ителә торган газета-журналлар редакцияләре белән таныша.

Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын исә алдан 27 мартта – Халыкара театр көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә уздырырга ниятләнгән иде.

Конференцияне оештыручылар исемлеге:

  • ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты;
  • ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе;
  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры;
  • Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия;
  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты;
  • ТР Журналистлар берлеге.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*