tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе уза
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе уза

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе уза

Күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе язучының иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Конференцияне оештыручылар:

·     Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты;

·     Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы;

·     Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе;

·     Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры;

·     Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия;

·     Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты;

·     Татарстан Республикасы журналистлар берлеге.

Быел конференция 3 номинация буенча үткәрелә.

1. Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”.

“Җиңү тәрәзәләре”. Журналистик язмаларның (мәкалә, интервью, репортаж, хат һ.б.) тематикасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Журналистик язмаларның күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 5-7 биттән артмаска тиеш.

2. Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..”

“Онытылмас сезнең батырлык… Мәңгелек кешеләр…”.

Бер автор яки берничә автор иҗат иткән драматургия, проза жанрларындагы Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерү. Регламенты 15  минут.

3. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”.

“Туфан Миңнуллин публицистикасы һәм татар милли яңарышы”. Конференциядә катнашучылардан Туфан Миңнуллин публицистикасы буенча фәнни тикшеренүләр кабул ителә.

Гаризалар һәм эшләр февраль уртасына кадәр кабул ителде. Барлыгы катнашырга теләк белдерүчеләр саны 700 дән артып киткән дип хәбәр итә оештыручылар.

26 февральдән жюри эшен башлап җибәрә. Шул көнне жюри драматургия номинациясендә катнашучы Казан мәктәпләре эше белән танышачак. Барлыгы 16 мәктәп катнашу теләген белдерде. 12 мартта Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан килгән мәктәп укучылары Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең Актлар залында чыгыш ясаячак. Аларның саны – 15. Гомумән, жюри 17 мартка кадәр эшләячәк.

Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2015 елның 27 мартында – Халыкара театр көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*