enrutat
Баш бит / Туфан Миңнуллин тууына 85 ел
Туфан Миңнуллин тууына 85 ел

Туфан Миңнуллин тууына 85 ел

25 август көнне танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Абдулла улы Миңнуллин тууына 85 ел. Кызганычка каршы, миңа Туфан абый белән үз гомеремдә берничә тапкыр гына очрашырга туры килде. Хәтердә калган бер истәлек белән бүлешәсем дә килә. Берсендә миңа, яшь шагыйрьгә (ул вакытта университет шәкертенә), олпат әдипләребез белән Тукай туган көне уңаеннан Арчада узган шигырь бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Чәчәкләр салу, агач утырту, шигырьләр сөйләү, аннан соң мәҗлес. Кыскасы, шул мәҗлестән чыкканда Туфан абый, җилкәгә кагып (янәшәсендә барган язучыларга ымлап), менә шушы яшь буынны үстерергә кирәк, юл бирергә кирәк аларга дигән иде.

Мин ул вакытта ничек инде “үстерергә”, кайда “юл бирергә” икән дигән самими уйлар белән Туфан Миңнуллин җилкәгә какты бит дип шатланып кайтканымны хәтерлим.

 

Хәсән Туфан хөрмәтенә Туфан булган

1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында Абдулла абзый белән Халисә апайның шатлыгы булып икенче ир бала туа. Абдулла абзый Хәсән Туфан шигъриятен яратканга үзенең малаена да Туфан дип исем куша. 1952 елда авылда урта мәктәпне тәмамлагач Туфан Миңнуллин  башта хисапчы-счетовод, аннары, бухгалтерлар әзерләү курсларында укый, соңыннан яшь белгечне чирәм җирләр күтәрергә Казахстанга җибәрәләр. Унтугыз яшьлек малайны Костанай өлкәсендәге зур гына совхозның рабкооп баш бухгалтеры итеп эшкә алалар. Туфан Миңнуллинның холкы шул вакыттан ук үзен сиздерә башлый инде. Хаксызлыкны җене сөйми аның. Кыскасы, эчендәгесе — тышында, уендагысы — телендә булган Туфанга Совхоз директоры аянычлы хәлләргә дучар булганчы вакытында китеп өлгер дип киңәш бирә. Булачак драматург туган ягына — Татарстанга юл тота. Кайткач та Туфан Миңнуллин 1956 елда Казан университетының филология факультетына укырга керә. Әдәбият фәне белән ныклап шөгыльләнергә хыяллана, әмма шул ук елны ул  Мәскәүгә М. С. Щепкин исемендәге Театр училищесына укырга китеп бара.

1961 елда Щепкин училищесының кызыл дипломын алып чыккан Туфан Миңнуллинга артист булырга насыйп булмый. Мәскәүдә укыган елларында ул әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Язмаларын төрле басмаларга җибәрә.  Юмористик хикәяләрен хуплап “Чаян” журналы баш редакторы  Альберт Яхиннан хатлар да килгәли. Шуны да әйтергә кирәк, Мәскәүдә Туфан Миңнуллин – булачак хатыны, киләчәктә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, легендар актриса Нәҗибә Ихсанова белән дә таныша.

Театр

Щепкин училищесын 1961 елда тәмамлаган татар төркеме тулысынча Г.Камал театры труппасына кабул ителә. Әмма, Туфан Миңнуллин озак та үтми Минзәлә театрына китеп бара.Тәҗрибәле режиссер Сабир Өметбаев авторның “Безнең авыл кешеләре” исемле беренче пьесасын куя.

Булачак хатынын — Нәҗибә Ихсанованы кияүгә чыгарга күндергәч Туфан Миңнуллин кире Казанга кайта, яңадан Камал театрында эшли башлый. Әмма озак та үтми баш режиссер Александр Михайлов белән сүзгә кереп эштән куыла. 1964-1967 еллар аралыгында Туфан Миңнуллин Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли. Язучы ялкынланып иҗат итә, аның пьесалары Камал театры, Республика татар күчмә театры (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела башлый. Халкыбызның талантлы режиссерлары — Марсель Сәлимҗанов һәм Равил Тумашев Туфан Миңнуллин исемен тамашачыга таныталар. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Әдипнең 30 яшендә юмористик хикәяләрдән торган  “Дуслык хакына” дигән беренче китабы басыла.  1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.

Тырышлык үзенең уңышын озак көттерми Т. Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1979 елда Камал театры сәхнәсендә куелган легендар “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле өчен Туфан Миңнуллинга, режиссер Марсель Сәлимҗановка һәм артист Шәүкәт Биктимеровка РСФСРның
К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелә, шушы ук елда  «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен режиссер Гали Хөсәеновка, спектакльдә Мәдинә ролен башкарган актриса Дамира Кузаевага һәм пьеса авторы Туфан Миңнуллинга Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.

2005 елда Т.Миңнуллинга «Татарстан Республикасының Халык язучысы» исеме бирелде. Шул елда ук ул «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Әйтергә кирәк, Туфан Абдулла улы әлеге бүләккә лаек булган беренче язучы.

Сәясәт, иҗтимагый эшчәнлек…

1984 елның маенда Язучылар берлегенең X корылтаенда Туфан Миңнуллинны Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлап куялар. Әлеге вазифада ул 1989 елга кадәр эшли.  Рәислек иткән чорында ул Комлев (хәзер Мөштәри) урамындагы, берничә дистә ел хастаханә булып торган бинаны  Язучылар берлеге карамагына бирүне  хәл итеп, әдипләр белән бергә иске бинаны төзекләндерү эшен башлап җибәрә.

1984 елдан Туфан Миңнуллинның сәяси өлкәдәге эшчәнлеге дә башланып китә, ул 1991 елга кадәр Татарстан АССР Югары Советы депутаты, беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014 (вафатына кадәр) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып тора.

2012 елның 26 апрелендә Дәүләт советы утырышының язгы сессиясендә Туфан Миңнуллин соңгы чыгышын ясый.

Шул чыгышыннан бер өзеген дә тәкъдим итәм:

“…Без бүгенге көндә “Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы” дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма ләкин бер юнәлештә генә үсү безне мактамый. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән чыгып кына карыйлар дигән сүз. Ә менә аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак моңа карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар бирергә тиеш…
(Депутат Т.Миңнуллинның 2012 елның 26 апрелендә IV чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 28 нче утырышында ясалган чыгышыннан)

Кыскасы, бик эмоциональ һәм көн кадагына суга торган чыгыш була бу.  Ни кызганыч, шул көнне Туфан Миңнуллинның хәле начараеп аны хастаханәгә салалар. 2012 елның 2 маенда халкыбызның сөекле улы 76 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат була.

Туфан абыйның милләтебез өчен эшләгән яхшылыклары бихисап күп. Шуларның тагын берсе турында да әйтеп китәсем килә. 2002 елда Туфан Миңнуллин “Сәхнә” татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын яктыртучы театр һәм эстрада журналын оештырып җибәрә. Бүгенге көндә дә әлеге басма Туфан абый истәлеге булып, нәшер ителеп укучыларын сөендереп тора.

Язучының кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова үзенең бер мәкаләсендә Туфан Миңнуллинны үз заманының бәхетле язучысы дип атый. “Язмыш әтигә гел яхшы дуслар җибәреп торды. Бер яхшы дус үзе артыннан икенчесен алып килә иде”, — дип яза ул. “Чаян” журналы редакторы Альберт Яхин, режиссер Марсель Сәлимҗанов, әдипләр Шәүкәт Галиев, Аяз Гыйлаҗев, Илдар Юзиев, тарихчы Миркасыйм Госманов, шагыйрь Разил Вәлиев. Әлеге санап узылган шәхесләр барысы да Туфан Миңнуллинның иң якын фикердәшләре була. Әлфия Туфан кызы бүгенге көндә әтисенең архивында куелмыйча калган бары тик ике пьесасы: «Әбрәкәй» һәм «Бетсен ирләр, яшәсен хатын-кызлар» барлыгын әйтә. Ә тамашачыны сөендереп сәхнәгә куелганнары 50дән артык пьеса.

Туфан Миңнуллинның Дәүләт советында ясаган чыгышлары да әдәби әсәрләрдән ким түгел. Көн кадагына сугучы мәсьәләләр, татар милләте, басма матбугат, тел, мәдәният, сәнгать – Туфан Миңнуллин шулар дип җан атып яшәде. Язучының кызы әтисенең 1989 елдан 2012 елга кадәрге Дәүләт Советындагы чыгышларын туплап китап чыгарырга нияте булуы турында да әйтте. Искәртеп узырга кирәк, 2017 елда Әлфия ханым драматург Туфан Миңнуллин спектакльләрендә яңгыраган җырлардан торган ноталы китап әзерләп укучыларны сөендергән иде инде. “Безгә бер җыр кирәк” дип атала ул китап. Гомумән Туфан абыйның иҗатына татар, башкорт, урыс, инглиз тел­ләрендә барлыгы 50 дән артык китабы (шул исәптән 10 томлыгы) нәшер ителгән. Шәхсән миңа шагыйрь буларак, Туфан Миңнуллинның  үткен каләм остасы булуы турында аның робагыйлары, кинаяләре дә аеруча якын.

Булат Ибраһим, «Татарлар» газетасы
 автордан: мәкаләдәге мәгълүматлар һәм фотолар өчен язучының кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысовага зур рәхмәтләремне җиткерәм

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*