tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин юбилеен каршылап: әдипкә багышланган китап-альбом дөнья күрде
Туфан Миңнуллин юбилеен каршылап: әдипкә багышланган китап-альбом дөнья күрде

Туфан Миңнуллин юбилеен каршылап: әдипкә багышланган китап-альбом дөнья күрде

2015 ел күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның юбилей елы. Быел аңың 80 еллыгын каршы алабыз. Бу уңайдан төрле чаралар үткәрелер дип көтелә. Шундый вакыйгаларның берсе шушы көннәрдә булды. Татарстан китап нәшриятында “Туфан Миңнуллин” дип исемләнгән китап-альбом дөнья күрде. Аны язучы Марсель Галиев төзегән. Китапның редколлегиясендә Туфан Миңнуллинның якын дуслары, фикердәшләре: шагыйрь, депутат Разил Вәлиев, язучы Рабит Батулла, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин, язучы Нәбирә Гыйматдинова, Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Дамир Шакиров.

Китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән башланып китә:

– Күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин – эш-гамәлләре белән халык хәтерендә истә калырга лаек булган көчле шәхесләрнең берсе. Замана җилләре ничек исүгә карамастан, туган халкының кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычларын үзенеке дип кабул итүче, шуны җырлаучы Туфан ага  безнең аксакалыбыз, олуг остазыбыз иде…

Шулай ук китапта Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең журналист Нурсөя Шәйдуллина белән Туфан Миңнуллинга багышланган матур һәм җылы әңгәмәсе урын алган.

Басмага Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре, робагыйлары кергән, аңа багышланган шигырьләр, сәясәтчеләр, язучылар, сәнгать әһелләре, журналистларның язмалары, күп санлы фоторәсемнәр кергән.

Китапны казанлылар һәм башкалабыз кунаклары “Идел-пресс” бинасында урнашкан Татарстан китап нәшрияты кибетендә сатып ала ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*