enrutat
Баш бит / «Туган тел» комплекты мәктәпләргә китте
«Туган тел» комплекты мәктәпләргә китте

«Туган тел» комплекты мәктәпләргә китте

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аерым фәнни проектларын презентацияләү булып узды.

Башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен чыгарылган «Туган тел (татар теле)» укыту-методик комплекты авторларның берсе Мөслимә Шәкүрова бүгенге көндә әсбапларның 17 мәктәп-гимназиядә апробация узуы хакында сөйләде. Бу эштә 500ләп укучы катнаша.

Әлеге комплект 2019 елда, татар телен туган тел буларак укыту өчен, Үрнәк белем бирү программасына нигезләнеп эшләнгән. Уку әсбабы ике юнәлешне берләштерә. База өлеше рус телендә белем бирү оешмаларының татар төркемнәренә аталган булса, тирәнтен өйрәнү татар телендә белем бирү оешмаларында укучылар өчен каралган. Һәр сыйныф дәреслегендә материал үзара бәйләнгән дүрт зур лексик темага берләштерелеп бирелә. Болар: «Мин», «Тирә-як, көнкүреш», «Туган җирем», «Татар дөньясы». Байгыш, Нур, Бытбылдык кебек геройлар Тукай телен өйрәнүдә, темаларны үзләштерүдә укучыларның төп ярдәмчеләре булып тора.

«Бүгенге шартларда, ә аларның нинди икәнен беләсез, туган телебезне укытуның яңа юлларын, яңа ысулларын эзләргә тиешбез, дәреслекләр, методика турында уйланырга тиешбез. Гомумән, алга бару өчен бертуктаусыз эзләнергә тиешбез. Институтыбызда милли мәгариф юнәлешендә эшләүче махсус бүлек бар. Бүгенге көндә үзебезнең хезмәтләребезне сезгә тәкъдим итә алабыз», – диде институт директоры Ким Миңнуллин.

«Бигрәк тә тел буенча дәреслекләр искерде дигән фикер йөри башлады. Ниһаять без татар теле дәреслеген татар халкының дөньяга карашы, татар халкы тарихы һәм мәдәнияты белән кушып, яңа тип бер мәгълүмати дәреслек эшләүгә чыктык. Беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр һәр дәреслектә дүрт төркем мәгълүмат бирелеп барылачак. Анда татар халкының кем икәнлеге, аның асылы, тарихы, мәдәнияты шушы тел-грамматик материалны озатып бара торган бер кыйммәт булачак. Мондый типтагы дәреслекләрнең әле Россиянең милли халыкларның берсендә дә эшләнгәне юк. Икенче яктан, коммуникатив, грамматик материалны бирү ягыннан да, безнең фикеребезчә, бу комплект 21 гасыр дәреслеге булыр. Ул төрле дәрәҗәдәге укучыларга атап бирелүе белән дә мөһим», – диде үз чыгышында ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*