tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган теленең патриоты
Туган теленең патриоты

Туган теленең патриоты

-Буш вакытларыңда кулыңа татар телендә чыккан газетаны алып укуга бер нәрсә дә җитми. Һәр пәнҗешәмбе саен “Яңарыш”ны көтеп алам. Быел почтада “Сөембикә” журналын, «Татарлар» дип аталган газетаны да яздырырга тәкъдим иттеләр,”- ди Нурбаян апа.

“Яңарыш”ның дусты, газетаны беренче саныннан яздырып килгән, туган теленең патриоты Нурбаян Вәли кызы Бакиева гаиләсендә өч кызы да татар теле укытылмаган мәктәпләрне тәмамласалар да, татарча камил сөйләшәләр. Ике кызы Тубыл пединститутын , кечеләре Төмән мәдәният институтында укып югары белем алган һөнәр ияләре. Үз эшләренең осталары: Гөлнара, Гүзәл, Вәлия эш урыннарында хөрмәткә лаеклы шәхесләр. Бакиевалар гаиләсендә бусаганы атлап кергәннән кызлары да, оныклары да, аларга килгән кунаклар да татар теленә күчә.

Нурбаян әби: ” Авыр, сынаулы елларны үстек, укыдык. Безнең буын ачлыкны, җитешсезлекне күрдек, милли йөзебезне югалтмадык. Хәзер, Аллаһыга шөкер итеп яшибез. Пешерергә ризык булганда шатланып әзерлисен, кунакаларны якты йөз белән каршылыйсын. Гаилә бәйрәмнәрендә җыелышып, туган телебездә сөйләшеп утырулар -үзе бер гомер,” -дип сөйли. Шәһәребезнең шундый сокланып туймаслык кешеләре булуга сөенеп тә, горурланып та сөйлисе килә. Нурбаян әби күп еллар “Яңарыш” ны племянницаларына бүләккә яздырып килде. Алар хәзер газетаны көтеп алалар. “Нурбаян апабыз газетаны яздырырга, укырга өйрәтте. Татар теле , әдәбиятны укымагач, беренче елларны туган телне мөстәкыйль өйрәнү авыр булды. Бик кирәксенми дә идек. Хәзер үзебез “Яңарыш”ны көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Бу яхшы гадәткә өйрәткән Нурбаян апабызга рәхмәт”,- дип сөйли сеңелесе Рәсимә Габдерахманова .

Нурбаян әбинең балачак һәм яшьлек еллары сынаулы елларга туры килә: ”Казанлы мәктәбен тәмамлап Тубыл педучилищесында укыдым. Балачак һәм мәктәп елларым авыр елларга туры килде. Әтиебез Бөек Ватан сугышыннан кайтмады. Без Меткә авылында әни кулында өч бала калдык. Кияргә кием, ашарга ризык юк. Урак урган, кузгалак җыеп аш пешергән чаклар онытылмый. Әниебезгә бик авыр булгандыр. Без тырышып укыдык, белем алдык. Педучилищены тәмамлап дүрт ел Казанлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем. Аннары тормышка чыгып, авылдан шәһәргә күчендек. Гаиләбездә өч кыз үсте. Аларны кече яшьләреннән хезмәткә өйрәттек. Каникул вакытларында эшкә урнашалар иде.

Йорт төзеп, үз хуҗалыгыбызны булдырып матур яшәгән чаклар да онытылмый. Үзем “Водник” санмедстанциясендә 33 ел эшләп лаеклы ялга хезмәт ветераны исемен алып чыктым. Тормыш иптәшем Фирүс 46 яшендә вафат булды. Йөрәк ярасын, авыр кайгыны җиңәргә хезмәт һәм тормыш мәшәкатьләре ярдәм итте. Өч кызны үстереп чыгарырга, белем бирергә кирәк иде,”-ди Нурбаян әби.

Сугыш чорында үскән буын тормыш кыйммәтләрен башкачарак аңлыйлар. Бүген туган телен, динен саклап калган Нурбаян әби биш мәртәбә намазын калдырмый, дини бәйрәмнәрне үткәрә. Оныклары, оныкчыклары әбиләренә килеп яңалыклары , уңышлары белән уртаклашып, киңәшләр сорыйлар.. Авырчылыкларны да, шатлыкларны да хезмәт белән үткәргән милли җанлы, сабыр холыклы, тугызынчы дистәсен ваклаган Нурбаян әбигә киләчәктә дә сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*