tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстан татар җәмгыятенә – 25
Кыргызстан татар җәмгыятенә – 25

Кыргызстан татар җәмгыятенә – 25

bishkek2Кыргызстан башкаласы Бишкәк шәһәрендә “Туган тел” татар-башкорт оешмасы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу җирлектәге татарларны котларга андагы җирле оешма җитәкчеләре, милләттәшләребез белән бергә Татарстаннан, Башкортстаннан да делегацияләр килгән иде. Бишкәк шәһәренең үзәгендә урнашкан Драма театрына җыелган милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең Беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Россиянең Кыргызстандагы  илчесе Андрей Крутько,  “Кыргызстан халыклары Ассамблеясе” рәисе Бектемир Мурзубраимов, Мәскәү хөкүмәтенең Кыргызстандагы вәкиле Руслан Абдыгулов, Россотрудничествоның Кыргызстандагы вәкиле Алексей Венько һәм башкалар   сәламләде.

25 ел милләттәшләребезне берләштереп торучы “Туган тел” оешмасын 1998 елдан бирле Гөлсинә Хәйдәр кызы Үлмәскулова җитәкли. Әлеге оешманың республиканың 6 төбәгендә: Томок, Дара-Балта, Ош, Чолпан-Ата, Кант, Каракол шәһәрләрендә үз оешмалары бар. Үзәк каршында татар телен, тарихын өйрәтүче якшәмбе мәктәбе эшли. Дини, милли бәйрәмнәрне үткәреп торалар. Татарча радиотапшыру эфирга чыга. Яшьләр оешмасы да матур гына эшләп килә. Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы белән дә элемтәләре ныклы. Шушы бердәмлекне оештырып торганы өчен залга җыелган тамашачы чын күңелдән Гөлсинә Хәйдәр кызына рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәм кичәсе котлаулар һәм җыр –моң белән бергә үрелеп барды. Үзләренең үзешчән җырчылары, биючеләре белән бергә Казаннан килгән Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, Эльвира Титова, баянчы Булат Хисмәтов, шулай ук Башкортстан артистларының чыгышларын залга җыелган милләттәшләребез алкышларга күмделәр. бәйрәм кичәсе “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.

Гөлназ Шәйхи

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*