tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының оештыру комитеты төзеләчәк
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының оештыру комитеты төзеләчәк

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының оештыру комитеты төзеләчәк

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының бер ай эчендә оештыру комитетын төзергә, ике ай эчендә план төзеп расларга кирәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Питрәчтә Татарстан халыклары ассамблеясы советы һәм ТР да милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркемнең уртак утырышында әйтте.

«Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Якын арада оештыру комитетын булдыру проекты белән чыгачакбыз. Хөкүмәт бу эшне алып бару буенча төп структура итеп Мәдәният министрлыгын билгеләде», — диде Васил Шәйхразиев.

Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында нинди мәсьәләләр күтәрергә, ничек үткәрергә — шуны уйларга кирәклеген әйтте. Чаралар планына тәкъдимнәрне кертеп, Мәдәният министрлыгына кертүне сорады.

Вице-премьер, киләсе ел турында Указ имзалануга, чаралар планына беренче тәкъдимнәр ТР халыклары ассамблеясыннан кергәнен билгеләп узды.

Ул, шулай ук, чыгышында декабрьдә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара совет утырышы узачагын әйтте. Советның көн тәртибенә Татарстан Республикасының этномәдәни үсеше һәм тел сәясәте мәсьәләсе кертү кирәклеген әйтте.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*