tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган якны өйрәнү буенча кызыклы яңа проект
Туган якны өйрәнү буенча кызыклы яңа проект

Туган якны өйрәнү буенча кызыклы яңа проект

Төмән дәүләт универститетның Тубылдагы филиалы галимнәре “XIX-XX гасыр башында Тубыл һәм Төмән бохарлыларының тарихи лингвистик чыганаклары метрик язмаларда” исемле яңа проект белән грант отты. Регионара федераль дәүләт учрежденияләре белән берлектә үткәрелә торган иң яхшы проектлар бәйгесе “Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды” һәм Төмән өлкәсе ярдәмендә үткәрелә.

Президент грантына да лаеклы булган филология фәннәр докторы, профессор Гүзәл Җәгъфаровна Фәйзуллинаның фәнни уңышлары турында узган ел язган идек. Яңа елны да яңа уңышлар, яңа проектлар, максатлар белән каршылаган галимә яңа проект өстендә эшләүчеләрнең берсе.

Идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек биргән грант алучы галимә бу темага фикерләре белән уртаклашты.

-Төмән дәүләт университеты тикшеренүчеләре Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Төмән өлкәсе грантларының беренче уртак конкурсы нәтиҗәләре буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләр уздыруга 31 грант алдылар. Узган елларны Президент гранты буенча эшләгән фәнни эзләнүләребез, ачышларыбыз яңа проект белән катнашырга, бәйгедә җиңәргә этәргеч бирде. Президент грантына башкарылган “Тубыл губерниясендә XIX-XX башында метрик язмалар”ны өйрәнүгә, фәнни эзләнүләребезгә яңа елда нәтиҗә ясыйбыз. Тубыл губерниясенең мәчет китапларында, метрик язмаларында бохарлылар-сартлар, ясаклы татарлар (ясаклылар) турында без мәгьлүмат барлыгын белеп, аларны фәнни яктан тирән өйрәнүне дәвам итәбез. Яңа грант буенча Тубыл лингвистлары, филология фәннәр докторы Елена Николаевна Ермакова, филология фәннәр кандидаты, доцент Мая Владимировна Прокопова, Татарстанның Фәннәр академиясеннән филология фәннәр кандидаты, доцент Энҗе Хәнәфиевна Кадыйрова һәм мин беренче ике елда Төмән, Тубыл, Казан, Уфа, Мәскәү шәһәрләренең архивларында метрик язмаларны, бохарлыларның тарихын, лингвистик чыганакларын өйрәнеп мәгълүмат тупларга тиешбез.

Бу грант галимнәргә XIXнчы гасырда Себердә яшәүче татарларның телләрен өйрәнүгә яңа мөмкинлек бирде. Документлар шушы чор өчен хас булган унификацияләнгән китап теле белән язылган. Искетатар теле –себер татарларының язма теле була. Искетатар теленә гарәп теленнән, диалект сүзләр кергәнен дә күрәбез. Нәтиҗәдә, тупланган яңа метрик язмаларны, фәнни мәгълүматны системалаштырып рус теленә тәрҗемә итәбез. Яңа грант буенча йомгак ясап метрик язмалар комплекста тарихи–лингвистик чыганак буларак өйрәнелергә тиеш,-дип сөйләде Гүзәл Җәгъфаровна.

Бәйгеләрдә катнашу, грантлар яулау, аны гамәлгә ашыру галимә алдында җаваплылык өсти. Татар халкы өчен кирәкле темага яңа проект, галимәләребезнең планнары белән таныштырган Гүзәл Җәгъфаровнага, аның коллегаларына фәнни ачышлар, уңышлар телибез.

Римма Умитбаева
Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*