tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәрбиназ – “Түгәрәк уен” лауреаты
Сәрбиназ – “Түгәрәк уен” лауреаты

Сәрбиназ – “Түгәрәк уен” лауреаты

Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасы мәдәният йорты каршында, Наилә Кинзябаева җитәкчелегендә эшләп килүче “Сәрбиназ” фольклор төркеме өлкәбезнең татар авыллары арасында иң актив үзешчән коллективларның берсе. Аларга Татарстанның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге исеменнән дәрәҗәле диплом килеп иреште. Коллектив 2020 ел ахырында онлайн оештырган “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә “Тирестән якмыш ясау” күренешен күрсәтеп лауреат исеменә лаек булган иде.

Шушы иҗади коллективның җитәкчесе Наилә Кинзябаева күптән түгел үзенең матур ике “5”ле юбилеен каршылады. Наилә ханымны, “Туган як” газетасы коллективы исеменнән, түгәрәк туган көне белән кайнар котлыйбыз, аңа гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар һәм ул җитәкләгән төркемнең яңа үрләр яулавын телибез.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*