tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр…» әсәре нинди серләр яшерә?

Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр…» әсәре нинди серләр яшерә?

Нәкый Исәнбәт иҗатында игътибар җитмәгән бер өлкә бар. Ул да булса, балалар өчен иҗаты. Без бүген энциклопедик мәгълүматка ия булган «Мыраубатыр маҗаралары»на тукталырга булдык. Әсәр татар тарихының кайсы өлкәләренә кагыла? Песиләргә бәйле кайсы әсәрен автобиографик әсәр дип әйтеп була? Язучының холык-фигыле, гаиләдә үз-үзен тотуы нинди булган? Без бу юлы шушы сорауларга җавап эзләдек.

Галим Миләүшә Хәбетдинова:

– Нәкый Исәнбәтне без күренекле фольклорчы, галим, телче, драматург буларак беләбез. Ләкин аның зур көч салган тагын бер өлкәсе бар, ул – балалар әдәбияты. Ул монда фольклорчы («Татар халкының балалар фольклоры», «Татар халык табышмаклары», «Татар халык мәкальләре», «Нәниләр шатлана», «Отканга – мәкаль. Тапкырга – табышмак») буларак та, әдәби әсәрләр («Бәләкәй техниклар», «Куянкай», «Мырауҗан агай хәйләсе», «Ни өчен ни булган, яки Утыз ялган», «Куян маҗаралары»,  «Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары һәм башкалар») бүләк иткән шәхес булып та таныла. Өстәвенә һәр әсәрендә балаларга, татар әдәбиятына берәр форма, жанр  калдыра. Без бу юлы «Мыраубатыр…» китабы турында сөйләшергә булдык. Ул узган елда яңадан басылып чыкты.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*