ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бишкәктәге Муса Җәлил исемендәге 29нчы мәктәптә булды
Васил Шәйхразыев Бишкәктәге Муса Җәлил исемендәге 29нчы мәктәптә булды

Васил Шәйхразыев Бишкәктәге Муса Җәлил исемендәге 29нчы мәктәптә булды

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстандагы эш сәфәре кысаларында Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 29нчы гомум белем бирү мәктәбендә булды.

Әлеге мәктәпкә агымдагы елның февраль аенда Муса Җәлил исеме бирелде. Әлеге инициатива белән Бишкәктәге “Туган тел” татар-башкорт оешмасы һәм мәктәп җитәкчелеге чыккан иде. Васил Габделгаяз улы Кыргызстан җитәкчелегенә, шәһәр мэрына әлеге башлангычны күтәреп алып, тормышка ашырганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Әле күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм иттек. Мәскәүдә үткән Җиңү парадын, “Үлемсез полк” йөрешен караганда йөрәкләр кысылып куя. Бу безнең уртак җиңүебез!” – дип билгеләп үтте Милли Шура җитәкчесе үз чыгышында.

Шулай ук сәламләү чыгышында Васил Шәйхразыев мәктәп җитәкчелеген,  укытучыларны, укучыларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән сәламләде, аларга уңышлар теләде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән ул мәктәпкә 150дән артык татар китабы тапшырды.

Очрашу соңында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*