Пенза өлкәсе Кузнецк районының Кече Труев авылында 26-28 июньдә узачак масштаблы XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе алдыннан М.Ю.Лермонтов исемендәге өлкә китапханәсендә «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» дип аталган семинар-практикум узган. Семинарда төбәкнең мәдәни-ял итү учреждениеләреннән 62 белгеч, Пенза сәнгать колледжы студентлары һәм өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкилләре катнашкан.
Татарстан Республикасыннан килгән алдынгы экспертлар семинарның төп спикерлары булган. Алар үзләренең күпъеллык тәҗрибәсе һәм һөнәри белемнәре белән уртаклашкан.
XVI Бөтенроссия авыл Сабантуеның программасы бай һәм кызыклы булырга тиеш, дип көтелә. Кунакларга татар мәдәнияте дөньясы белән танышу мөмкинлеге, традицион уеннар, милли көрәш, милли аш-сулар, халык һөнәрләре һәм мастер-класслар, шулай ук үзешчән иҗат коллективлары катнашындагы масштаблы концерт программасы тәкъдим ителәчәк.