tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ауропа татарлары альянсы»ның чираттагы утырышы узды
«Ауропа татарлары альянсы»ның чираттагы утырышы узды

«Ауропа татарлары альянсы»ның чираттагы утырышы узды

Бүген, 22нче гыйнвар көнне, «Ауропа татарлары альянсы»ның чираттагы утырышы узды. Чара ZOOM платформасы аша үткәрелде.

Утырышның модераторы «Ауропа татарлары альянс»ы җитәкчесе Флюр Шәрипов булды.

Онлайн чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева катнашты. Биредә ул “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы кабул ителүе һәм әлеге документны гамәлгә ашыру өстендә эшләр хакында сөйләде.

Комитет җитәкчесе быел узачак Җанисәпне ассызыклап узды. Ул бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкын Халык санын алу вакытында бердәм булырга чакырды.

Моннан тыш, Ленара Кутеева Казанда ачылачак “Татар мөһаҗирлеге музее” турында сөйләде һәм Ауропада яшәүче милләттәшләребездән бу эштә ярдәм күрсәтүне сорады. Аерым алганда, чит илдә яшәүче татарлар мөһаҗирләрдән сакланып калган кулъязмаларны, шәхси язмаларны, көнкүреш әйберләрне һ.б. ядъкарләрне музейга тапшыра ала.

Утырышта катнатучылар шулай ук 2021 елда АТАның киңәйтелгән утырышын уздыру турында фикерләре белән уртаклашты. Әлеге чара 2021 елның сентябрь-ноябрь айларында Рига шәһәрендә уздырылачак дигән карар кабул ителде. 2022нче елда исә АТАның киңәйтелгән утырышы Германиядә уткәреләчәк дип планлаштырылды.

Биредә сүз 2021 елда узачак Европа Сабантуе турында да барды. АТА әгъзалары Сабантуй Литваның Клайпеда шәһәрендә 14нче августта үткәреләчәк дигән карарга килде. Шәһәрдә әлеге чараны үткәрү өчен оргкомитет төзелде, аның җитәкчесе – шәһәрнең вице-мэры.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*