ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Милли спортивник» фестивале Уфаның 119 нчы мәктәбендә узды
«Милли спортивник» фестивале Уфаның 119 нчы мәктәбендә узды

«Милли спортивник» фестивале Уфаның 119 нчы мәктәбендә узды

Уфаның 119 нчы мәктәбендә «Милли спортивник» — милли уеннар һәм заманча татар музыкасы фестивале үтте. Чара «Татарча фатирник | Аулак өй» иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Фестивальдә 4–7 сыйныф укучылары, барлыгы 70кә якын бала актив катнашты. Шунысын ачыклап үтәргә кирәк: әлеге укучылар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен өйрәнәләр.

Катнашучылар түбәндәге татар милли уеннарында көч сынашты:
· аркан тарту,
· чүлмәк вату,
· капчыкта йөгерү,
· кашыкка йомырка салып йөгерү,
· таяк тартыш.

Уеннар кызыклы һәм күңелле үтте. Балалар милли уеннар аша туган телгә, татар мәдәниятенә һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт уятуларын тойдылар. Һәрбер катнашучы зур канәгатьлек белдерде.

Оештыручылар фестиваль уңышлы узганын, балаларның күтәренке кәефен һәм активлыгын аерым билгеләп үтте. «Милли спортивник» яшь буында милли үзаңны ныгыту юнәлешендә мөһим адым булды.

«Чараны оештыруда ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкортстандагы вәкиллеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумына рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә әлеге проект белән башка мәктәпләргә барып, анда да укучыларны татар милли уеннары белән таныштырырга дигән нияттәбез», – дип белдерде оешма җитәкчесе Алинә Сабитова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*