ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр
Үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

Үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, Татарстанның дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров бүген Луганск Халык Республикасы халык советының иҗтимагый берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек, мәгълүмати сәясәт, элемтә һәм парламентара хезмәттәшлек буенча комитет рәисе Юрий Юров белән очрашты.

Юрий Юров “XXI век ЛНР” гәзитенең шеф-редакторы буларак, үзенең эшчәнлеге – матбугат басмасы турында таныштырды. Шәхси гәзит 30 ел басылып килә, 3 мең тираж белән дөнья күрә.

Бүгенге очрашуда киләчәккә үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев та катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*