Башкортостан Республикасының 9 районыннан килгән “Ак калфак” оешмасы әгъзалары бүген Бөтендөнья татар конгрессында кунак булдылар.
Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы һәм Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы сәламләделәр.
“Без сезне проектларыгыз аша, аеруча “Җырлыйк әле” фестиваль-бәйгесе, аша күзаллыйбыз. Бу – бер көндә оештырыла торган хезмәт кенә түгел, ел дәвамында алып барыла торган эш. Без сезгә таянабыз, гореф-гадәтләр аша ничә буынны берләштерәсез, кыйблагызга тугры булганга – рәхмәт”, – диде Данис Фәнис улы һәм үз тәкъдимен кертте, – “Сезнең һәр елны безгә килүегез кирәк. Бу сәяхәтегезне традицион итик”, -диде ул.
Башкортостан кунакларының программасы чынлап та кызыклы. Бу көннәрдә алар Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясен тамаша кылдылар, “Пирамида” концертлар залында Марат Галимовның иҗаты белән таныштылар. Ә инде 17 май көнне “Изге Болгар җыены”нда катнаштылар.
“Безнең кызлар Болгардан соң үзгәреп кайттылар, йөрәктә – нур. Моның әһәмияте зур, безгә бит бу зур бәйрәм, күңелләребез рухланып, хушланып, хозурланып кайтты. Бик уңайлы вакытта чакырдыгыз”, – диеп, рәхмәт сүзе белән чыкты Башакортостан Республикасының “Ак калфак” оешмасы президенты, делегациянең җитәкчесе Люция Ябир кызы.
Кадрия Идрис кызы, кунакларны сәламләп, игътибарны кием һәм тел мәсьәләсенә юнәлтте:
“Үзебезнең гореф-гадәтләребезне яшәешебезгә кертеп, саклап, аларны киләчәк буынга тапшыру – бу безнең изге бурычыбыз. Үз балаларыбыз, оныкларыбыз белән үз телебездә фикерләшә, аңлаша алабыз икән – димәк, без васыятебезне тапшырдык!”
Чара барышында Салават шәһәренең “Ак калфак” бүлекчәсендә 2015нче елдан бирле хезмәт куйган татар теле укытучысы Шәймәрданова Гөлназ Риф кызы Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән буләкләнде.
“Салават шәһәрендә соңгы тапкыр эш сәфәрендә булганда – бер нәрсә миңа бик нык тәэсир итте, – диде Данис Фәнис улы, – зиратта булганда Салават районының элекеге “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе – Фәнзия Тибееваның кабер ташында “Ак калфак” оешмасы логотибы тора иде. Бу бит күрсәткеч! Фәнзия ханым үз эшенә бар җанын, йөрәген биреп эшләгән кеше, урыны җәннәттә булсын”, диде ул
Җыелышның матур бер мизгеле Марсель Вәгыйзовның әниләргә багышланган җырын, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре шагыйрь Булат Ибраһим һәм шагыйрә Гөлинә Шәйхинең шигырьләрен тыңлау булды.








