enrutat
Баш бит / Туган йортның җылысы
Туган йортның җылысы

Туган йортның җылысы

Бу көннәрдә Казан Кремлендәге күргәзмә залларын бер әйләнсәң, үзеңне бу дөньяда кемгәдер кирәкле итеп тоя башлыйсың.

«Манеж» күргәзмә залында тамашачыны Түбән Камада яшәп иҗат иткән серле рәссам Әхсән Фәтхетдиновның ияләре каршы ала, агачтан уелган кабер ташлары җирдә яшәүнең кадерен белергә өйрәтә, тормыш баганалары кыйблаңны дөресли. «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә республикабызда беренчеләрдән булып гобелен сәнгатен торгызган һәм бүген 85 яшендә дә уңышлы иҗат итүче мөхтәрәм рәссам Рөстәм Килдебәковның татар дөньясыннан сюжетлар алып, милли хисләрне җете һәм якты төстәге җепләргә урап тукылган паннолары җанга рәхәтлек бирә.

Татарстан дәүләтчелеге музеенда шулай ук милли тормыш мизгелләре чагыла. Тукыма кисәкләреннән җыелган картиналарның авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Галәвиева. Күргәзмә «Туган йортның җылысы» дип исемләнгән. Бу исемгә Н.Галәвиева иҗатының бөтен асылы сыйган.

Н.Галәвиеваның чүпрәк картиналарында бәхет тулып ташыган. Анда татар авылларының көчле, нык чагы, авыл халкының чит-ятлар йогынтысына, әйтик, эчкечелеккә, ялкаулыкка бирелмәгән садә, саф вакытлары сурәтләнгән. Ир һәм хатын, ана һәм бала, әби-баба һәм оныклар арасындагы мөнәсәбәтләр төзек. Кичке эңгер-меңгердә ачык тәрәзәләрдән талгын гына җилдә җилфердәгән нәфис чигүле пәрдәләр аша яран гөлләр исе таралып кына калмый, бишек җырлары, гармун тавышлары ишетелә.

Ишек-капкалар һәм күңелләр бикләнмәгән әле. Күрше күршегә чәй өстәле янында күңелен бушатырга керә. Киленнәр коега суга барган җирләреннән тукталып хәл-әхвәл белешә. Хатыннар өйдә камыр баса, олы мичтә таба-таба күмәч, бәлеш пешерә, кибет токмачы ташып ялкаулыкка чыкмаган. Бала-чага су анасы, шүрәлеләрдән курка. Йортлар бүрәнәдән, капкалары бизәкле, тәрәзә читлекләре челтәрле.

Рәссам Наилә Галәвиеваның балачагы, яшьлеге Биектау районының Олы Көек авылында үткән. Иҗаты – шундагы хатирәләрнең кайтавазы. Туган якның “яшел бишегендә” күңелгә иңгән байлык рәссамның гомеренә җитәрлек азык, кәсеп биргән, тамашачыны сокландырырлык иҗатка әверелгән.

Татар авылларының гөрләп торган чагын бүген сагынып сөйләргә генә калды. Бу күренешләр никадәр сирәк очраса, аларны сурәтләгән картиналар күргәзмәләре дә шулкадәр аз күренә. Чып-чын милли вакыйгалар – спектакль, концертлар, китап презентацияләре, күргәзмәләр кайчандыр ватылган тәтәй сервизның кыйпылчыклары, тормыш сурәтенең пазл-өлешләре сыман әле тегендә, әле монда ялтырап ала.

«Казан Кремле»ндәге Фәтхетдинов, Килдебәков, Галәвиева экспозицияләре кебек, өч чараның бергә туры килүе зур бәхет инде…

Миләүшә Галиуллина

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*