tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган җир” журналының редколлегия утырышы узды
“Туган җир” журналының редколлегия утырышы узды

“Туган җир” журналының редколлегия утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында “Туган җир” төбәк тарихы журналының редколлегия утырышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров, “Туган җир” журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков, Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борһанов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, тарихчы Искәндәр Измайлов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының урынбасары Олег Хисамов, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев катнаштылар.

Утырыш барышында Дамир Исхаков редколлегия әгъзаларын  һәм конгресс җитәкчелеген журналның дизайнын үзгәртү, мәкаләләрнең тематикасын һәм төркемләвенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев журнал коллективы эшчәнлегенә һәм басманың эчтәлегенә карата канәгать булуын белдерде. 2019 елда “Туган җир” журналы регионнардагы татар оешмалары җитәкчеләренә дә барып ирешергә тиешлеген ассызыклады. Журналны киң җәмәгатьчелектә таныту максатыннан телевидениегә дә һәр квартал саен мәгълүмат бирергә кирәклеген искәртте.

Исегезгә төшерәбез, “Туган җир” журналы Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан 2018 елда оештырылды. Журнал кварталга 1 тапкыр татар һәм рус телләрендә чыга. Бүгенге көндә журналның 4 саны басылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*