tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай-19 флешмобы нәтиҗәләре: Мәскәү – Казан – Кытай
Тукай-19 флешмобы нәтиҗәләре: Мәскәү – Казан – Кытай

Тукай-19 флешмобы нәтиҗәләре: Мәскәү – Казан – Кытай

“Татар Штабы” Габдулла Тукайга багышлап оештырган флешмобка нәтиҗә ясалды. Җиңүче төркемнәр 25 мең сум акча белән бүләкләнде. Флешмобта Мәскәү шәһәре
һәм өлкәсе, Татарстан, Башкортостан, Чуашстан республикасы татарлары командалары актив катнашты. Хәтта Кытайда яшәүче татарлар да чарага кушылды.

Флешмобның төп максаты – яшьләр арасында Тукай иҗатын өйрәнү, татар телен үстерү һәм интернетта татар мәдәниятен танытуның яңа юлларын эзләү иде.

Катнашучы төркемнәр, Тукай иҗаты яки шагыйрьгә багышланган текстлардан видеороликлар әзерләп, аларны социаль челтәрләрдә таратырга һәм флешмобка яңа кешеләрне җәлеп итте.

Төркемнәрне К. Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин, IT белгече Әлфия Бәдретдинова, татар блогерлары “Татар малай” һәм “Кызык-мызык”, шагыйрь Булат Ибраһим бәяләде.
Кәрим Тинчурин театры, «Tatar.superstar», «Минем яраткан татар телем» төркемнәре флешмобның партнерлары булып катнашты.
Флешмобның хэштегы: #shtabtukay2019 #штабтукай2019.

Жюри карары белән биш команда җиңүче булып табылды. Алар 25 мең сум акча белән бүләкләнә.

Беренче урын – Шәкертләр командасы (Чуашстан), 9 мең сум.
Икенче урын – Татар теле укытучысы командасы (Казан университеты), 6 мең сум.
Өченче урын – Якташ командасы (Мәскәүнең Губкин университеты), 4 мең сум.
Өченче урын – Тукай балалары (Татарстан), 4 мең сум.
Дүртенче урын – Су анасы (Мәскәү), 2 мең сум.

Шулай ук “Татар мафия”, “Без – бергә”, Мәскәүнең 1186 мәктәбе командалары һәм сәнгати осталык өчен җырчы Рузилә Бикә махсус бүләккә лаек табылды. Алар Вахтангов театры спектакленә чакыру белән бүләкләнә.

Татар Штабы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*